Ак төннәр — чиктән түбән булмаган табигый яктыртылу белән төннәр, төн буе эңгер-меңгер була. Котып түгәрәкләр тирәсендә (тышкы яктан) бу күренеш кояш торгынлыгы чорында була (төньяк ярымшардаиюньдә, көньякдекабрьдә).

Санкт-Петербургда июнь аенда ак төн

Кояш, күк йөзе буйлап үзенең тәүлек эчендәге хәрәкәтендә офык астына 17½° тан да түбәнрәк китми торган киңлек сызыкларында кичке шәфәкь яктысы бетеп тә өлгерми, төнне ярты сәгатьтән дә артык суздырмыйча, таң нурлары балкып чыга.

Россиядә ак төннәр зонасының көньяк чиге Полтава киңлеге, ягъни 49° төньяк киңлеге сызыгы (66½−17½°) аша үтә. Биредә елда бер тапкыр — 22 июньдә ак төн була. Бу киңлектән башлап, төньякка таба киткән саен ак төннәр яктырак һәм аларның чоры озынрак була бара. Самарда да, Казанда да, Кировта да һәм Енисейскида да ак төннәр була, ләкин бу шәһәрләр Санкт-Петербургдан көньяктарак булганлыктан, алардагы ак төннәр ул кадәр якты булмыйлар һәм аларның чоры да кыска була (22 июнь тирәсендә).

Чыганаклар һәм әдәбият

үзгәртү
  • Перельман, Я.И. Кызыклы астрономия. Русча 8 нче басмадан тәрҗемә. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. — 232 б.