Кәҗүл читек (әсәр)

Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек”әсәре Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, халкыбыз тарихы Г.Исхакыйның «Кәҗүл читек» хикәясендә киң чагыла. Әхмәдулла исемле малайның кичерешләре тасвирлана. Аның бу кичерешләре әтисе бүләк итәчәк читек белән бәйле.Малай гает бәйрәмендә катнашуны, аның традицияләрен җиренә җиткереп башкаруны үзенең изге бурычы итеп исәпли. Әхмәдулла кешеләргә, бигрәк тә яшь буынга хас булган аерым җитешсезлекләрдән дә азат түгел. Яңа кәҗүл читек иясе була алмау вакыйгасы аны бик зур борчуга сала. Чапан һәм кәҗүл читек хакында иптәшләренең фикерләрен, шаяруларын күңеленә бик авыр кабул итә. Менә гает бәйрәме якынлаша. Һәр гаиләдәге кебек, Әхмәдулла гаиләсендә дә бәйрәмгә әзерлек эшләре башлана. Әтиләре шәһәргә барып, бүләкләр, күчтәнәчләр алып кайта. Киткәндә Әхмәдуллага да кәҗүл читек вәгъдә итә. Әхмәдулла әтисенә чын күңеленнән ышана һәм аның кайтуын түземсезлек белән көтә. Ул сеңлесе Рәбигага да, иптәш малайларынада мактана. Аныңча, читек беркемнекенә дә охшамаган, андый читек башка малайларда да юк. Ул − кәҗүл читек. “Минем читегемнең балтырының очы кып-кызыл иттереп тар сахтиян тоткан була, ул әнинеке кебек түгәрәкләнеп бетмәгән... тип-тигез киселгән була. Аның шыгырдавы да башка”. Яңа читекне киеп гаеткә барырга хыяллана Әхмәдулла. Әбисе тегеп биргән чапан белән ул бик тә килешле булачак. Бу кәҗүл читек, аңа моңа кадәр күрмәгән бәйрәм ясаячак.Әхмәдулла эшләрен дә бик тиз эшли, сыерны да башка малайларга алып кайтырга куша, аларга тәмле әйберләр бирергә вәгъдә итә. Аның тизрәк өйгә кайтасы, әтисен каршы аласы, кәҗүл читекне күрәсе бар. Сеңлесе Рабигага читек тә, калач та эләгә, тик Әхмәдуллага гына читек кайтмый. Аңа дигән читек өлгермәгән, читек тегүче авырып киткән. Аның урынына олыларга яраклы читек кайткан. Малайга аны киертеп карыйлар, тик ул малайның үзе кереп утырырлык зур. Менә шунда әтисе читекне муллага бүләк итәргә карар кылуын әйтә. Чыннан да, мулланың читеге иске икән. Ничек инде ул мәчеткә иске читек белән намазга барсын? Әхмәдулланың читек турындагы татлы хыяллары чәлперәмә килә. Әтисе киләсе баруында, һичшиксез, алып кайтачак. Әмма Әхмәдулла боларның берсен дә ишетми. Ул үзен дөньяда иң бәхетсез кеше итеп тоя, алып кайткан күчтәнәчләрен дә алмый. Әбисе Әхмәдулланың сүнгән өметен кабызып җибәрә. Ул аңа төнлә читек тегәчәген әйтә. Малай әбисе тегәчәк читекне күз алдына китерә, хәтта төшендә дә күрә. Әбисе,чыннан да, гает көнне читек кигезә малайга. Әхмәдулланың ничек шатланганын күрсәгез иде! Мәчеткә кергәндә, барысы да аңа карыйлар шикелле тоела, чөнки кәҗүл, ялт-йолт килеп тора торган читек бары тик аңарда гына! Малай үзенең алдануын сизми әле. Тик корымның чапан итәге белән сөртелеп, читекнең әбисенеке икәнлеге беленгәч, малайлар көләргә тотынгач кына, Әхмәдулла эшнең нидә икәненә төшенә. Намаздан соң да малайлар Әхмәдулладан калмыйлар, аны үртәүләрен дәвам итәләр. Тик әбинең генә, берни булмагандай, шат күңел белән: “Оятсызлар, кая, колагын кисим әле!” - дип каршы алу малайларны айнытып җибәрә. Ә Әхмәдулланы:

- Бәйрәм мөбарәк булсын, угылым! - дип каршылый һәм малайның кайгысын йомшарта. 

Г. Исхакый «Кәҗүл читек» хикәясендә бала күңелендәге кичерешләрне бик оста бирә алган. Ул зурларга да балага үти алмаслык вәгъдәләр бирмәскә куша. Бала күңеле бик нечкә, ул зурларның барлык сүзләренә дә ышана. Үти алмаган вәгъдә бала күңеленә ярамый. Әхмәдулла авыл малайлары кебек эш сөючән. Ул маллар карарга, тәрбияләргә ярата. Үзенең иптәшләренә дә дустанә мөнәсәбәттә, халыкның гореф – гадәтләрен намуслы үтәргә тырыша. Гает намазында катнашуны үзенең изге бурычы дип саный. Туганнарының киңәшләренә колак сала белә. Гаиләдә ата – ана, бала арасындагы эчкерсез мөнәсәбәт сурәтләнгән. Читек өлгермәгән. Аны тегүче хатынның баласы авырган икән. Баланың күңелен күрү өчен, өлкәннәр Әхмәдулла белән үтә дә итагатьле сөйләшәләр. Аны алдыйбыз, ялган ачылыр дип күз алдына да китермиләр дә. Ә әби аны әнә ничек матур сүзләр белән каршы ала: - Бәйрәм мөбарәк булсын, угылым! - дип аркамнан кагуына, мин акырып елап җибәрдем. Бу исә баланың күңелендәге кытыршылыкны эретеп җибәрә. Хикәядә милләтебезнең дини бәйрәме – гает бәйрәме күрсәтелә. Гает бәйрәмендә гореф- гадәтләребез беренче урында тора: - бәйрәмчә ризыклар пешерү (борчак белене, кыстыбый, коймак, сумсалар, пәрәмәчләр; - яңа киемнәр сатып алу, тегү; - бисмилла әйтеп уң аякка, сулга кию; - Гарәфә көнне еларга ярамый; - нигә чапанны искедән теккәннәр, читек алып кайтмаганнар? Чөнки татар халкы сакчыл, уңган, булдыклы, булганны әрәм итми - дин кушмый. Гаяз Исхакый өлкән буынга зур роль бирә, ул тәрбияче булырга, ә үсеп килүче буын укымышлы, көчле ихтыярлы хуҗа булырга тиеш ди. Йола һәм гореф-гадәтләребез милләтне горурлыкка, рух һәм тән чисталыгына, сакчыл һәм булдыклы, дингә хөрмәт белән карарга өнди. Әхмәдулланың чапаны әтисенең чапаныннан тегелгән, җем-җем итеп тора, саранҗы, искерми, бохар патшасының улы гына кия торган, яшел. Әхмәдулла, дәрәҗәгә ия булган мулла булып, милләтнең дәвамчысы булырга тиеш. Чалма чуар, димәк, Әхмәдулланың уйлары төрле, ләкин ул әтисенең эшен дәвам итүче булыр. Әхмәдулла хикәя ахырында да читексез кала. Без моннан Әхмәдулланың дәрәҗәле булып күп йөрергә, кайгыртырга, тәҗрибә тупларга, көрәшергә тиеш икәнлеген аңлыйбыз. Менә таң ата. Гает иртәсе җитә. Әхмәдулла татлы хыяллар беләнйокысыннан уянды. Әхмәдулланы гаеткә барырга әзерләнә. Әхмәдулланың дуслары, безнең фикеребезчә, алар дөрес эшләмәделәр.Алар Әхмәдулланың кеше киемнәрен кигәнен күрсәләр дә, сиздермәскә тиешләр иде.Берсе генә булса да якларга тиеш иде. Әхмәдулланы үртәп, алар аның хисләрен җимерделәр. Г. Исхакый бу әсәре белән ни әйтергә тели соң? Беренчедән, тыйнак булырга, сабырлыкка, кешегә авырлык килгән вакытта аны ташламаска, бер – береңә ярдәмчел булырга, башкалардан үзеңне өстен куймаска; икенчедән, динебезне, гореф – гадәтләребезне онытмаска, алар белән горурланырга кирәк икәнлекне күрсәткән.

Татар халкының язмышы – милләт язмышы, тәрбияле яшьләр кулында булырга тиеш, бу очракта милләт язмышы Әхмәдулла кулында.Заманында шулкадәр зур урынны тоткан “Кәҗүл читек” бүгенге көндә актуальме соң? Әйе, бу проблема бүгенге көндә дә актуаль дип бер дә шикләнмичә әйтә алабыз .

Чыганаклар 1.Баязитова Ф.С.Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары.Казан,1995. 2.Борһанова Р. ЯктыКүлдә – Казанская бәйрәме, Зәйофыклары, 2007. 3.КашаповаР.“Әсәкәйдәтатарларрухы, татар галәме”, “Зәй офыклары”,30нчы июнь, 2007. 4.Максимов Н.В. Безбертамырдан. Казан, Мәгариф, 2002. 5.Сафин Р. Татар юлы. Казан, 2002. 6.Уразман Р. Татар халкыныңйолаларыһәмбәйрәмнәре.Казан, 1992. 7.Исламов Ф.Ф., Закирҗанов Ә.М. 5нче сыйныф өчен татар әдәбияты дәреслеге.Ф.Ф.Исламов, Ә.М.Закирҗанов. - Казан: Мәгариф. – 2004. – 78б.