Кәрия-Зәкәрия — татар балалар уены.

Кәрия-Зәкәрия
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
Физик активлык
түбән

Уйнау тәртибе үзгәртү

Балалар кулга-кул тотынышып түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәкәт итеп җырлыйлар. Җырларда уртадагы баланың укуда, хезмәттә, җыр-биюдә булган сәләте, уңганлыгы мактала:

Бу бик яхшы укучы,
Бу бик яхшы укучы,
Аның укуы яхшы,
Аннан үрнәк алыгыз.
Бу бик яхшы җырлаучы,
Бу бик яхшы җырлаучы,
Аның җырлавы яхшы —
Аннан үрнәк алыгыз.
Бу бик яхшы биюче... һ. б.

Шундый һәр җырдан соң түгәрәктәгеләр кул чабып, такмак әйтәләр:

Кәрия, Зәкәрия коммая,
Кәрия, Зәкәрия коммая:
Кәри комма, Зәкәр комма,
Зәкәрия коммая...

Бу вакытта уртадагы бала бер иптәшен алып әйләнеп тора. Әйләнеп туктагач, чакырган иптәшен калдырып, түгәрәккә баса. Тагын җыр башлана. Уен шулай дәвам итә.

Чыганаклар үзгәртү