Кәбестә бәлеше
Камыры
үзгәртүКәбестә бәлешен әче камырдан ясыйлар. Бәлеш кыяклы яшел суган бәлеше кебек үк ясала.
Кәбестә бәлешенең эчлеген хәзерләү
үзгәртүТыгыз башлы ак кәбестә алып, аны тышкы кабыкларыннан чистартырга, күчәнен кисеп ташларга һәм шуннан сон чиста тагаракка салып, вак кына итеп чабарга кирәк. Чабылган кәбестәгә тоз сибеп, кул белән уалар. Уганнан соң ул сулана. Суын саркыту өчен; аны бераз юкә иләккә салып торырга кирәк. Шуннан соң кәбестәне майлы кызган табага салып, өстенә бераз сөт сибеп, өстен каплап утка куялар. Кәбестә тәмам йомшарганчы парландырыла. Әзер булгач, аны суыталар. Шуннан соң кәбестәгә каты итеп пешерелгән һәм ваклап туралган йомырка кушып, мул итеп май сибеп, яшел суган бәлешен ясаган кебек ясыйлар.
Бәлешне әзерләү
үзгәртүКәбестәне камыр эченә салгач, бер-ике чи йомырка туглап сибәргә дә ярый. Болай эшләгәндә, ашаган чакта бәлештән кәбестә коелмый, эче тотрыклы була.
Чабылган кәбестәне бәлеш эченә парландырмыйча, чи килеш тә салырга мөмкин. Бу вакыт бәлеш мичтә озаграк тотыла.
Рецепт:
үзгәртүБер бәлеш өчен: 1—1,2 килограмм камыр, 2 килограмм кәбестә, 200—250 грамм май, 6—7 йомырка, ярты стакан сөт һәм кирәк кадәр тоз алына,
Чыганаклар
үзгәртү- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге (өченче томда) Казан, 1977.
- Юныс Әхмәтҗанов, "Татар халык ашлары" китабы, 1969 ел.
- Татар халык ашлары. Руcчадан Р.Х. Камалова,, В.Р. Шәрипова тәрҗемәсе. - Казан:Татарстан китап нәшрияты, 1987.