Күрсәт әле, Габдулла

Күрсәт әле, Габдулла! — татар балалар уены.

Күрсәт әле, Габдулла!
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
Физик активлык
түбән

Уйнау тәртибе үзгәртү

Балалар кулга-кул тотынып түгәрәк ясыйлар. Уртага бер баланы кертәләр. Ул «Габдулла» була. Балалар, хор белән җырлап, аннан берәр хәрәкәт ясавын сорыйлар. «Габдулла» аны эшләп күрсәтә. Уен барышында соравын да, җавабын да балалар бергә җырлыйлар:

— Күрсәт әле, Габдулла, ничек сабак укыйлар?
— Менә шулай, менә шулай, шулай сабак укыйлар.
— Күрсәт әле, Габдулла, ничек язу язалар?
— Менә шулай, менә шулай, шулай язу язалар.
— Күрсәт әле, Габдулла, ничек печән чабалар?
— Менә шулай, менә шулай, шулай печән чабалар.
— Күрсәт әле, Габдулла, ничек урак уралар?
— Менә шулай, менә шулай, шулай урак уралар.
— Күрсәт әле, Габдулла, ничек ашлык сугалар?
— Менә шулай, менә шулай, шулай ашлык сугалар.
— Күрсәт әле, Габдулла, ничек кошлар очалар?
— Менә шулай, менә шулай, шулай кошлар очалар.

Шул рәвешле уен озак импровизацияләнергә мөмкин.

Чыганаклар үзгәртү