Күрем алды синдромы

Айга бер тапкыр иң юаш, ягымлы, хуҗабикә хатын-кыз да усалланырга мөмкин. Моңа күрем алды синдромы гаепле. Проблема күрем көннәренә бер атна кала башлана.

Күрем алды синдромы
Саклык белгечлеге хатынкызбелем[d]
Симптомнар миалгия[d], артралгия[d], баш авыртуы һәм артык талчыгу[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару Мефенамовая кислота[d][1], Ибупрофен[1], pamabrom[d][2] һәм Парацетамол
ICD-9-CM 625.4[3][4]
ICPC 2 идентификаторы X89 һәм X09
 Күрем алды синдромы Викиҗыентыкта

Күрем алды синдромының нәрсә икәнен хатын-кызларның 80% ы башкалардан ишетеп кенә белми. Кайберләрен 2-3 көн буе җиңелчә генә кәеф китү борчыса, икенчеләре бер атнага чыгырдан чыгарга мөмкин.

Кәефнең кискен бозылуы елыйсы килү, апатия, агрессивлык, ярсып китү белән алышына. Аппетит күтәрелә, баллы ризыкларга тарта башлый. Баш авырта, организмда сыеклык тоткарлана, шешенү барлыкка килә, авырлык арта башлый. Кан басымы күтәрелә. Күрем алды синдромының үзен сиздерүе ничә яшьтә булуга да бәйле.

Яшь кызларның «кызыл көннәре» алдыннан тәннәренә тимгелләр чыга.

Утыз яшьтәгеләр депрессиядән, шешенүләрдән һәм авырлыклары 3-4 килограммга артудан интегә, ә кырык яшьтәге ханымнар баш авырту, кан басымы күтәрелүгә зарлана. Мондый хатын-кызлар белән тирә-юньдәге кешеләр дә аз интекми.

Ягымлы җанкайларның күрем көннәре алдыннан кәефләре үзгәрүне һәркем үзенчә кичерә. Күрем алды синдромының социаль уңышлы хатын-кызларда ничек авыр барганын исәпләсәң, узмый калган күпме мөһим киңәшмәләрне, кул куелмаган шартнамәләрне, гаилә низагларын күз алдына китерергә дә читен.

Бу синдромны еш кына сүлпән баручы җенси инфекцияләр, гормональ дисбаланс, үзәк нерв системасы авырулары (неврозлар, вегетатив-кан тамырлары дистониясе), җенес органнары аномалиясе белән бутыйлар.

Күрем көннәре алдыннан, үзләрен яхшырак хис итү өчен, хатын-кызларга ашау рационын бераз үзгәртергә кирәк. Ярмаларда озак вакыт туклык тойгысы бирә торган катлаулы углеводлар бар, яшелчә салатларына да өстенлек бирү яхшы. Аларны организмга энергия бирүче һәм азык җепселләре булган витаминнар «капчыгы» дип атарга була. Яшелчәләр эч катудан да саклый. Капкалап алыр өчен кул астында җимешләр тоту зарур — алар организмны В, С витаминнары белән тәэмин итә.

Авыртучан күрем синдромы булу хатын-кызлар гормоны—прогестерон җитешмәүгә бәйле дигән фикерләр бар. Шуңа күрә табиблар күрем көннәре алдыннан соя продуктларыннан әзерләнгән ризык ашарга тәкъдим итә. Аларда прогестеронга охшаш матдә булганлыктан, организмга җитмәгән прогестерон микъдарын ризык ярдәмендә күбәйтергә мөмкин.

Хатын-кыз үзен бик арган, ватылган итеп хис иткәндә дә, атны егардай күләмдә каһвә эчеп дәртләнергә тырышмасын, чөнки андагы кофеин ярсучанлыкка, йокысызлыкка китерә.

Артык тозлы ашамлыкларны, ысланган казылык, консервларны, кибет «кубик»ларыннан пешерелгән шулпаларны, әче соусларны рационнан чыгарырырга кирәк. Алар организмда сыеклыкны тоткарлап, шешендерә.

Бәвел куа торган төрле чәйләр белән мавыкмаска тырышыгыз, чөнки алар организмнан мөһим микроэлементларны «юып» чыгара. Җиләк-җимеш соклары, составында калий булган ризыклар — йөзем, күрәгә, кабыклы бәрәңге бәвел куа торган яхшы чаралар булып санала.

Хатын-кызлар күрем алды синдромын шоколад белән «дәваларга» ярата. Тик чикне онытмаска кирәк. Шоколад хатыннар өчен бик мөһим, ул В6 витаминын үзләштерүгә тәэсир итә, ә бу витамин, үз чиратында, эмоцияне, ярсыганлыкны йөгәнләп тота һәм спазмнарны көчсезләндерә. Кайнатма белән балга өстенлек бирү яхшырак. Организмны В6 витамины белән тулыландыру өчен ит-сөт продуктлары, бәрәңге, кишер, төсле һәм ак кәбестә, әфлисун һәм лимон кулланырга була.

Бу периодта хатын-кызларга магний күбрәк кирәк, чөнки ул нерв системасының ярсуын киметә. Магний бигрәк тә ярмаларда (дөге һәм солы ярмасында), сырда, фасольдә, чикләвекләрдә (кешью һәм бадәм), бананда, тавык итендә күп.

Күрем көннәрендә хатын-кызлар 20 граммга кадәр тимер югалта, шуңа күрә берничә көн алдан бавыр, арыш ипие, анар ашау файдалы.

Күбрәк хәрәкәтләнегез. Табиблар әйтүенчә, андый вакытта хатын- кызлар көненә бер сәгатьтән дә ким йөрмәскә тиеш. Шулай итеп ике куянны берьюлы атарга — тискәре энергияне чыгарырга һәм үзәк нерв системасында эшләнә торган пептидларның (тирән канәгатьләнүгә китерә торган эндорфиннар) артуына ирешергә була.

Ахыр сүз итеп шуны да искәртик, төшенкелеккә бирелмәскә кирәк — кү­ рем алды синдромы никадәр авыр булмасын, «кризис» башланып 48 сәгать вакыт узгач, сезнең халәтегез кискен рәвештә яхшырыр.

Искәрмәләр үзгәртү