Күпчәнәй

Башкортстанның Ярмәкәй районында урнашкан авыл

Күпчәнәй (удм. Куктянай) — Башкортстанның Ярмәкәй районында урнашкан удмурт авылы.

Күпчәнәй
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Суыккүл авыл шурасы[d]
Халык саны 449 (2002)[1],
460 (2009)[1],
445 (2010)[2]
Почта индексы 452197
Карта

Удмуртлар бу якларга хәзерге Удмуртиянең көньяк районнарыннан 1773 елда күченеп килгән. Төп этник халкыннан һәм республиканың Яңавыл, Тәтешле, Калтасы, Борай районнарында яшәүче удмуртлардан ерак урнашсалар да, күпчәнәйлеләр милли традицияләрен, гореф-гадәтләрен, ата-бабаларының яшәү рәвешен, һөнәр-кәсепләрен саклый, буыннан-буынга кадерләп тапшыра килә.

Күпчәнәй — районда өзлексез үсештә булган авылларның берсе. Ул элек-электән балта осталары, умартачылары, яшелчә үстерүчеләре, пима басучылары, үз куллары белән техника җыючылары белән дан тота. Күпчәнәйдә шәхси торак төзүчеләр дә елдан-ел арта.[3]

Демография

үзгәртү
Халык саны
2002[1]2009[1]2010[2]
449460445

Авыл белән бәйле шәхесләр

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү