Күнче урамы (Казан)

Күнче урамы (tat.lat. Künçe uramı(үле сылтама), 1930 елга кадәр Апанаевлар тыкрыгы) - Казанның Иске Татар бистәсендә, тарихи үзәктә урнашкан урам. Казан шәһәренең иң кыска җәяүле урамы. Күнче урамы Шиһабетдин Мәрҗани урамын, Каюм Насыйри урамы белән тоташтыра.

Күнче урамы Апанай мәчете янында башлана

Күнче урамы Апанай мәчете янында башлап Кабан күле ярына бара. Күнче урамының озынлыгы 100 метр гына, иң кыска киңлеге - 3,5 метр.

Урта гасырда Күнче урамында төрле татар һөнәрчеләре, осталары эшләгәннәр, аеруча күнчеләр, тегүчеләр.

Совет вакытында Күнче урам ташландык хәлдә, йөрү өчен бикләнгән булган.

Җәйге Универсиада уеннарына 2013 елда Күнче урамы җәяүле итеп торгызыла, бизәкләнә, татар тарихи рухына китерелә.

Иң кыска Казанның җәяүле урамы Иске Татар бистәсенең үзәгендә Универсиада башланганчы торгызылып ачыла.

Әдәбият үзгәртү