Күләгәдәге икътисад

Күләгәдәге икътисад - дәүләт тарафыннан контрольлек ителми һәм катнашучылары тарафыннан ачыктан-ачык белдерелми торган икътисади мөнәсәбәтләр. Күләгәдәге (карамчык) икътисад әйберләрне яшертен җитештерүгә, бүлүгә, алмашуга, куллануга яки астыртын хезмәт күрсәтүгә нигезләнә һәм аерым шәхесләрнең яки аерым төркемнәрнең мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүне максат итеп куя.

Күләгәдәге икътисадка түбәндәгеләр керә:

  1. җинаятьчел икътисад - башлыча кешеләрнең кануннар тарафыннан тыелган ихтыяҗларын (мәсәлән, наркотиклар, корал, фәхишәлек һ.б.) канәгатьләндерүгә хезмәт итә;
  2. салым түләүдән котылу яки үзенең гамәлләрен һәм табышларын белдерергә теләмәү максатларында яшертен башкарылган эшчәнлек;
  3. рәсми булмаган икътисад - үлчәме булмау сәбәпле рәсми статистика тарафыннан исәпкә алынмаучы шәхси яки гаилә эшчәнлеге.