Күктә, күктә ниләр бар

Күктә, күктә ниләр бар? — татар балалар уены.

Күктә, күктә ниләр бар?
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
Физик активлык
түбән

Уйнау тәртибе үзгәртү

Балалар ярты түгәрәк рәвешендә кулга-кул тотынышып тезелеп торалар. Ике очта торган балалар чиратлашып шушы сүзләрне әйтәләр:

— Күктә, күктә ниләр бар?
— Җофар белән шикәр бар.
— Җофарыңны бир миңа?
— Ник бирәем мин сиңа?
— Кая миңа хан юлы?
— Менә сиңа хан юлы.
— Хан юлында елан бар.
— Кылычың булса, кый да чык!

Шуннан соң башлап әйтүче бала, урыныннан кузгалып, кулга-кул тотынган балаларны артыннан ияртеп, икенче очта торган икенче баланың куллары астыннан «кыйгак-кыйгак» дип кычкырып чыгып китә. Бер-берсенә тотынган һәммә балалар кулларын ычкындырмыйча аның артыннан чыгалар да тагын элеккечә басалар. Актык бала чыккач, бу баштан икенче баланың куллары бәйләнгән булып кала. Уен тагын да шул рәвешчә кабатлана. Бу юлы инде балалар кулы бәйләнгән кешенең күршесе кул астыннан чыгалар һәм аның да кулы бәйләнеп кала. Шулай ахырда һәммә балаларның куллары бәйләнеп тезмәнең ике очында торган ике бала гына азат кала. Аларның берсе икенчесеннән, янындагы кулы бәйләнгән иптәшенә чиратлап күрсәтеп: «Бу ник бәйләнгән?» — дип сорый. Икенчесе аңа: «Атасының сүзен тыңламаган», «анасына каршы сүз әйткән», «укытучысына карышкан», «сабагын белмәгән» кебек сәбәпләр әйтеп тора. Беренчесе уенчыларның бу «гаепләре» өчен җыр җырлау, шигырь уку, бию шикелле җәза билгели. Җәзасын үтәгән балалар кулларын җибәрә бара. Һәммә балаларга җәза бирелеп беткәч, уен тәмам була.

Чыганаклар үзгәртү