Күз чишмәсе (Ятмас Дусай)

Викибирелмәләрдә элемент юк

Күз чишмәсеКукмара районы Ятмас Дусай авылы буендагы чишмә, авылнын су чыганагы, талисманы һәм йөзек кашы.

Урнашуы үзгәртү

Авылдан бераз читтәрәк, элеккеге беренче нигез салынган Ятмас Дусай авылы урынында–нарат агачлары шаулаган текә яр куеныннан ургылып чыга.

Тарихы үзгәртү

Ятмас-Дусай авылы 15-16 гасырлар вакытында барлыкка килгән. Ятмас Дусай авылының беренче урыны иске Дусай бабай зираты каршында, әби патша юлының сул ягында урнашкан була. Ятмас Дусайны Әби патша да ят итмәгән. Авыл юлыннан патшабикә Екатерина II үзе узган дигән риваять тә саклана, шуңа күрә бу юлны “ Әби патша” юлы дип йөртәлэр. Тормыш дәвам итеп яшәп ятканда, авылда пожар чыгып күп йортлар яналар.Авыл халкын Завод Нырты авылындагы рус милләтле кешеләр куркытып, чукындыру белән яныйлар. Шулай итеп, риваятьләр буенча Ятмас-Дусай авылы кешеләре, хәзерге без яши торган яңа урынга , урман эченә кереп, күченеп яши башлыйлар .

Авыл кешеләре чишмәне инешкә агып төшкән шарлавыктан эзләп тапканнар. Риваятьләргә караганда, бу гаҗәеп үзлекле чишмә , 350 ел элек ,Аллаһ йорты, мәчет урнашкан урыннан чыгуы белән дә,янәшәдә бакыр ятмалары булу белән дә аңлаталар.

Үзенчәлекләре үзгәртү

Күз чишмәсе дип әйтүләре юкка түгел.Кеше башына охшаган чишмәнең ике урыныннан “күзләр булып”су тибеп чыга.Чишмәнең салкын,тәмле суының,күзләрне дәвалалау үзлегеннән тыш,барлык әгъзаларга шифасы бар дигән инану яши халыкта.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү