Кыңгырау чәчәк

Кыңгырау чәчәк (лат. Campánula) — кыңгырау чәчәклеләр семьялыгыннан бер яки күпьеллык үләннәр һәм ярымкуаклар ыругы. Кечкенә кыңгырауга охшаган шәмәхә яки куе зәңгәр төстәге чәчәкле үсемлек. Кыңгырауларның 400ләп төре бар. Алар уртача климатлы илләрне үз итә.

Кыңгырау чәчәк
Халыкара фәнни исем Campanula L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон Campanuloideae[d]
Таксономик төр C. latifolia[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Отто фәнни энциклопедиясе[d], «Британника» энциклопедиясе[d], Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 73(2)[d], Мейер энциклопедик сүзлеге (1888-1889)[d] һәм Домашняя энциклопедия, или Словарь фактов и полезных знаний[d]

 Кыңгырау чәчәк Викиҗыентыкта

Таралуы

үзгәртү

400гә якын төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача һәм салкын поясларында таралган. Татарстан территориясендә 12 төре үсә. Каты төкле кыңгырау чәчәк (C. cervicaria), оеш кыңгырау чәчәк (C. glomerata), Себер кыңгырау чәчәге (C. sibirica), кычыткан яфраклы кыңгырау чәчәк (C. trachelium) һәм башка бөтен районнарда очрый. Урманнарда, болыннарда, сөзәклекләрдә, юл буйларында үсә. Күләгәгә һәм салкынга чыдам. Табигый шартларда алар Кавказда, Себердә, Урта һәм Көнбатыш Азиядә, Ауропада, сирәк кенә Төньяк Америкада очрый.  

Ботаник тасвирлама

үзгәртү

120 см биеклеккә җитүче күпьеллык үсемлек. Сабагы туры, еш кына төкле. Яфраклары чиратлашкан, бөтен. Чәчәкләре ябышып үскән таҗ яфракчыклы, кыңгырау рәвешендә, зәңгәр, күк, сирәк кенә шәмәхә төстә, себеркәч яки чуксыман чәчәк төркемендә. Җимешләре — күп орлыклы тартмачык. Май-августта чәчәк ата. Орлыктан үрчи.

Төрләре

үзгәртү

Суган тамырлы кыңгырау чәчәк (C. rapunculoides), шәфталу яфраклы кыңгырау чәчәк (C. persicifolia) бакчаларда декоратив үсемлек буларак үстерелә.

Ончыл кыңгырау чәчәк, оеш кыңгырау чәчәк, чуклы кыңгырау чәчәк һәм башкалар — баллы.

Киң яфраклы кыңгырау чәчәк (C. latifolia), түгәрәк яфраклы кыңгырау чәчәк (C. rotundifolia), Идел буе кыңгырау чәчәге (C. wolgensis) ТРның Кызыл китабына кертелгән[3].


Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. 2,0 2,1 Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  3. Qıñğıraw çäçäk. Tatarica ensiklopediäse.