Кычыткан (лат. Urtica) — кычытканчалар (Urticaceae) гаиләлегенә керүче үсемлек-үләннәр ыругы. Чүп үлән булып саналалар. Кайбер төрләренең яфрагы, тамыры, орлыгы дару сыйфатында кулланыла.

Кычыткан
Халыкара фәнни исем Urtica L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон Кычыткансыманнар
Таксономик төр U. dioica[d]
Җимеш төре чикләвекчек[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Библейская энциклопедия архимандрита Никифора[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 23(2)[d], Домашняя энциклопедия, или Словарь фактов и полезных знаний[d] һәм The New Student's Reference Work[d]
Нәрсәнең чыганагы крапивный суп[d]

 Кычыткан Викиҗыентыкта

Кычыткан күпъеллык үлән булып тора, биеклеге 60-150 сантиметрга җитә. Тамыры озын, таралучан. Сабагы туры, төз, дүртчитле, буразналы, ботаксыз. Үлән каты, яндыргыч төкләр белән капланган.

Иң әүвәл шуны искәртик: кычыткан файдалы, тик бар кешегә дә түгел. Аны йөкле хатыннарга кулланырга киңәш ителми (тулгак тотып, вакытыннан алда бала тудыруга китерергә мөмкин), шулай ук (кан оешучанлыгын көчәйткәнгә күрә) тромбофлебит, варикоз авыруы белән интеккән кешеләргә дә кычыткан зыян китерергә мөмкин.

Хәзер файдасы турында. Кычытканда А, С, К, В1, В2, В3 витаминнары; кальций, бакыр, тимер микроэлементлары бар. Аерым алганда, К витамины: тамырларга файдалы, ул күз төбендәге кара боҗраларны бетерергә ярдәм итә. Кычытканда аксым да бар. Үсемлек җепселләрендә лигнин (аморф структуралы полимер катнашма) һәм целлюлоза полисахаридлары (югары молекуляр углеводлар), С, К, Е витаминнары, В группасы витаминнары Е булуы организмнан токсиннарны чыгарырга ярдәм итә. Кычыткан канда, гемоглобин, эритроцитлар һәм тромбоцитлар күләмен күтәрә, шикәрне г киметә, яраларны төзәтә, организмны ныгыта. Мәни бизе аденомасының башлангыч стадиясендә аның яфракларыннан һәм тамырларыннан ясалган чәй файдалы. Моның өчен 2 балкашык кычыткан яфракларына (яки 1 тамырларына) 1 стакан кайнар су салалар һәм 5 минут кайнатып сөзәләр. 1 атна иртән һәм кичен 1 чынаяк шушы чәйне эчәргә кирәк. Бу чәйне канның Е оешучанлыгы түбән булганда, бавыр авырганда, шикәр диабеты, азканлылык, кискен гастрит, эчке кан китүләр, бөер ташы авыруы, ревматизм булганда да кулланалар.

Моны да кара

үзгәртү

Кычытканлы

Тышкы сылтамалар

үзгәртү


  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. 2,0 2,1 Linnæi C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  3. Сведения о роде Urtica(ингл.) в базе данных Index Nominum Genericorum Үсемлекләр таксомиясе буенча халыкара ассоциация (IAPT).Urtica