Кытай казы
Кытай казы (лат. Anser cygnoides) — үрдәк кошлары семьялыгыннан казлар ыругының суда йөзүче кошы.
Авырлыгы якынча 2,8–4,5 кг. Аның томшыгы башка казларының шактый озынрак. Яңаклары һәм муенның алгы ягы аксыл, ак диярлек. Аяклары кызгылт, томшыгы кара ак кайма белән.
Көнчыгыш Себернең көньягында, Кытайның төньягында һәм Монголиядә яши. Русиядә - Амур буенда, Байкал артында һәм Сәхәлин төньягында оялый. Аның исәбе һәрвакыт кими.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Әлеге мәкаләдә мәгълүмат чыганаклары күрсәтелмәгән. Мәгълүматны тикшерү җиңел булырга тиеш, башка очракта ул, шик астына куелып, бетерелергә мөмкин.
Сез, мәкаләне төзәтеп, абруйлы чыганакларга сылтамалар куя аласыз. |