Кырым татар фольклоры


Кырым татар фольклорытөрки телле халыклар мәдәниятенең үзенчәлекле тармагы, халык инструменталь һәм вокаль музыка жанрларын, шулай ук дини юнәлештәге музыканы үз эченә ала[1].

Тасвирлама үзгәртү

Кырым татарларының җырлары берничә жанрдан гыйбарәт, аларның берсе — далада урнашкан төбәкләргә, икенчесе-таулы һәм ярымутрауның көньякта урнашкан төбәкләргә хас. Гадәттә, музыка бертавыштан гына гыйбарәт, әмма унисонга инструментлар да кушылып уйнарга мөмкин һәм бу очракларда гетерофония алымы барлыкка килә. Борынгы көйләрнең диапазоны октавадан артмый, соңрак барлыкка килгән көйләр якынлыча 1,5 октаваны колачлый. Гадәттә, җыр характерында инструменталь кереш җырны башлап җибәрә, җырлар, нигездә, диатоника шәкелендә иҗат ителгән. Дала төбәкләрендәге җырлар тынычрак һәм тыйнаграк, ә таулы өлкәләрнең һәм ярымутрауның көньягындагы җырларга мелизмнар, күтәренке дәртле характер хас.

Кырым татар музыкасының үзенчәлекле җыр жанрлары булып түбәндәгеләр санала[2]:

  • Йыр (җыр) — Кырымның далада урнашкан төбәкләрдә киң таралган аскетик характердагы җыр.
  • Тюркю — таулы һәм көньякта урнашкан районнарда таралыш тапкан җыр, фактураның байлылыгы һәм катлаулылыгы, еш кына үзенчәлекле орнаментика һәм ритмика белән аерылып тора.
  • Дестан (дастан) — сөйләм тексты һәм музыкаль фрагментлар чиратлаштырып килү ысулы белән төзелгән хикәя. Аны, гадәттә, ашыйклар башкара.
  • Такмак — кызу темпта, кыска көйгә башкарыла торган речитатив характерындагы җыр.
  • Беит (бәет) — Кырымның дала районнарында яшәүчеләр арасында таралган сатирик яки юмористик характердагы речитативлар.
  • Чынъ — такмакларны хәтерләткән импровизация характерындагы җыр. Кыска көй, кечкенә диапазон, уртача яки акрын темп белән аерылып тора. Ир-егетләр һәм кызлар арасында үзенчәлекле индивидуаль яки төркемле җыр ярышлары вакытында башкарыла.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Кырым татарлары 2020 елның 7 март көнендә архивланган. Зур Россия энциклопедиясе. (рус.)
  2. Крымскотатарский фольклор как средство воспитания подрастающего поколения cyberleninka.ru