Кырым татар музыкасы
Кырым татар музыкасы — кырым татарларының музыкаль фольклоры, ул XX гасырда милли профессиональ музыка мәдәниятенә башлангыч сала.
Тасвиры
үзгәртүКырымтатар музыкасының тау һәм дала стильләре бар. Алар төрле субэтнослар арасында таралган: көньяк яр һәм таулы татарларның җырлары (түркү) моңлы, катлаулы сыгылмалы көйле һәм ярымтоннар системасына ия, ә дала як көйләре (җыр) гади, алар диатоник нигезгә корулган. Ритм җәһәтеннән кырымтатар музыкасына 2 һәм 3 өлешле ячейкалар өстәлгән 5, 7 һәм 9 өлешле үлчәм хас.
Халык җырларын чыгаручылар һәм башкаручыларны таулы татар — ашик, дала татарлары кедаи дип йөртә. Кырым татарлары халык музыкасында эпик җыр төрләреннән бәетләр һәм дастаннар бар (мәсәлән, «Кер-оглу», «Әдигә» һәм Әсән Рефератов тарафыннан музыкаль драма итеп эшләнгән «Чора батыр»). Кырым татарларының XVIII гасыр ахырыннан күчеп йөрергә мәҗбүр ителүе нәтиҗәсендә мөһаҗир түрк һәм көч авасы дигән тарихи җыр жанры барлыкка килә. Көнкүреш жанрлары арасыннан төрлечә аталып йөртелгән кыска җырлар (дала татарларында — чын яки чины, таулы татарларда — мана), шулай ук мәкъам дигән моңлы җыр жанрын аерып карарга була. Фольклорда йола алды, түгәрәк корып биегәндә җырлана торган җырлар (хоран) бар. Инструменталь бию музыкасы җитезгә (къайтарма) һәм талгынга (агъыр ава) бүленә.
Традицион халык музыка коралларыннан кырым татарларының басымлы кораллары — давыл (карамчадан «зур барабан»), дарә һәм дүмбәләк (балчык чүлмәктән тире тарттырып ясалган парлы литавра), тынлы музыка кораллары — зурна, толып-зурна һәм кавал, кыллы кораллары кеманча, саз һәм сантыр бар. XIX гасыр азагында — кларнет, көпшә һәм скрипка, аннан соң электр гитарасы һәм аккордеон куллануга кереп китә. Традицион инструменталь ансамбль давулдҗылар дип атала һәм 2 урнадан, давулдан һәм дарәдән тора. Җырчылар кушылып җырлый торган камералы ансамбльгә дарә, сантыр, бер-ике скрипка, кларнет һәм торба (соңрак аккордеон да) керә, ул чал яки кеманеджилер дип атала.
Таралуы
үзгәртүКырым татарларының халык җырларын беренче булып XX гасыр башында А. Лесницкий системага сала һәм бастырып чыгара башлый, аннан соң бу эш белән А. К. Корчевский, М. И. Красев, А. Рефатов, Я. Шәрәфетдинов һәм И. Бахшиш шөгыльләнә. Халык көйләрен классик музыкада куллану мисалы итеп А. А. Спендиаровның оркестр өчен «Крымские эскизы» һәм башка әсәрләрен, Глинканың «Руслан и Людмила» операсындагы Көнчыгыш күренешләрен, Балакиревның «Исламей[» дигән фортепиано өчен фантазиясен телгә алырга була.
Чыганаклар
үзгәртү- Крымскотатарская музыка // Музыкальный энциклопедический словарь / Гл. ред. Г. В. Келдыш — М.: Советская энциклопедия. — Б. 280—281. — 672 б. — 150 000 экз. — ISBN 5-85270-033-9