Кырпы балыгына һәйкәл

Кырпы балыгына һәйкәл - Тәтеш балык тоту тарихы музее янында куелган куелган корылма. 2013 елның 20 нче июлендә ачыла.

Тарихы үзгәртү

1920 нче елның җәендә Тәтеш шәһәрендә яшәгән балыкчы Александр Илларионович Страшин Иделнең шушы тирәләрендә гаять зур балык яшәгәнлеген сиза башлый. Ул, аны тотарга теләп, үз куллары белән сумалаланган ыргаклы махсус балык тоту җайланмасы ясый. 1921 нче елны ул җайланманы Тәтештән ерак түгел булган җиргә - Идел буендагы Красная Глинка дигән урын тирәсендә елгага урнаштыра. Балык бу җайланмага каба. Кулдашы Сергеев Александр Сафронович белән икәү балыкны тартып чыгара алмагач, якындагы авылдан да булышырга кешеләр чакыралар. Тартып чыгарылган балык шулкадәр зур була ки, аны ике атка җигелгән ике чанага салып, үлчәр өчен Тәтешкә базарга алып китәләр. Базарда булган барлык герләрне дә җыеп үлчәгәч, балыкның авырлыгы 960 килограмм икәнлеге билгеләнә. Озынлыгын белү өчен 17 кеше янәшә баса, ул 5,2 метр чамасы була. Балык эченнән 197 кг уылдык, бер капчык кысла һәм чөгә балыгы чыга. Балыкчы Страшин исә бер чиләк кара уылдыкны өенә дә алып кайта.
Бу вакытта Тәтешкә очраклы рәвештә Казаннан фотограф А.Коксин килгән була. Уналты кеше алдындагы өч агач мичкә өстенә куеп төшерелгән балык фотосурәте исә истәлеккә кала.
Төбәк музее хезмәткәрләре 2013 елда шушы фотосурәт нигезендә "Җанландырылган фотосурәт" проектын булдырып, шәһәр территорияләрен төзекләндерүгә юнәлдерелгән халык социаль проектлары конкурсына тәкъдим итәләр. Отылган ярты миллион сум грант акчасының бер өлеше тарихи балыкның биш метрлы бакыр һәйкәлен булдыруга («Стаун» предприятиесе коючылары ясый, скульптура авторы – Фәнил Вәлиуллин) тотыла.

Тасвирлама үзгәртү

Кырпы балыгының скульптурасы табигый зурлыкта диярлек эшләнгән: бакырдан коелган биш метрлы гәүдәсе өч зур агач мичкә өстендә ята. Һәйкәлнең артында Тәтеш шәһәренең Идел яры буе күренешен сурәтләүче калайны кисү техникасында ясалган челтәрле койма тора. Һәйкәл янындага постаментка куелган "китап" бу балыкны тоту тарихы турында язылган биттә ачылган.

Моны да карагыз үзгәртү

Тәтеш балык тоту тарихы музее
Кырпы балыгы

Әдәбият үзгәртү

Бурдин Е.А. Рыбацкая доля. История рыболовства на Средней Волге и Нижней Каме.-Монография. Ульяновск: Изд-во «Корпорация технологий продвижения», 2020.- 352 с.

Чыганаклар үзгәртү