Кызыл тыкрык урамы

Викибирелмәләрнең буш элементы
Кызыл тыкрык урамы - Татарстанның Яшел Үзән шәәрендә урнашкан урам.

Урнашкан урыны үзгәртү

Хәзерге вакытта Кызыл тыкрык дип йөртелүче бу урам шәһәрнең үзәк өлешендәге Энгельс һәм Карл Маркс урамнары арасында, Үзәк базарга якын урнашкан.

Тарихы үзгәртү

Идел – Вишера тау һәм металлургия акционерлык җәмгыятенә берләшкән француз эшкуарлары Идел ярындагы Паратск затонында завод төзү өчен уңайлы урын күрәләр. Патша хөкүмәтеннән рөхсәт алгач, 1898нче елда металлургия заводы төзелеше башлана. Завод корпуслары белән бер үк вакытта администрация һәм инженер – техник кадрлар өчен торак йортлар да төзелә башлый. Ул заманның иң зур төзелеше булган бу завод бик тиз арада – 1900нче елда сафка баса. Шул ук вакытта Петербург архитекторы Карл Берг проекты буенча 36 бер катлы таш йортлар төзелә. Бу йортлар заводтан читтәрәк – ылыслы урман үскән урында булып, булачак бистәгә нигез салалар. Төзелеш материалларын ташу өчен, Идел буеннан тимер юл уздыралар. Соңрак бу юлны бистәдә яшәүчеләрне заводка эшкә йөртү өчен файдаланалар. Дүрт вагоннан торган составны халык телендә “күке” дип йөртелүче кечкенә паровоз тартып йөрткән.

Артта калган Россиядә, урманнар һәм сазлыклар арасында французларның коттеджларлардан торган бистәсе ул вакыт өчен могҗизага тиң булган. Җирле халык бистәгә “француз” кварталы дигән исем биргән.

Кызганычка каршы, 1900нче елгы кризис французларның бөтен планнарын җимереп ташлый. Идел – Вишера җәмгыяте банкротлыкка чыга. Октябрь революциясеннән соң йортлар завод белән бергә Совет дәүләтенә күчә. Эшчеләргә торак йортлар җитмәү сәбәпле, 1929нчы елдан башлап агачтан йортларның икенче каты төзелә. Шушы хәлендә йортлар бүгенге көнгә кадәр сакланганнар. Төрле елларда бу йортларда урындагы җитәкчеләр һәм аларның гаиләләре яшәгән. Бу йортларның берсендә яшәгән Владимир Максимович Гомыляев истәлекләренә тукталып үтми мөмкин түгел.

“Мин Бөек Ватан сугышына кадәр берничә ел алдарак дөньяга килгәнмен. Кызыл тыкрык дип аталучы урамдагы йортта минем ялангач һәм ачлы – туклы балачагым үтте. Ике бүлмәле фатирны әтиемә “Красный металлист” заводыннан баш энергетик буларак биргәннәр. Йортлар 8 Һәм 4 фатирлы. Хәтеремдә, 4 фатирлы йортларда салкын булса да, бәдрәфе бар. Калган йортларда яшәүчеләр урамдагы гомуми бәдрәфкә йөри. Суны урамдагы колонкалардан алалар. Йортлар мичкә ягып җылытыла, шуңа күрә утынны җәй көне әзерләп куярга кирәк була. Үзебез кисәбез, ярабыз, сарайга ташып куябыз. Бер карасаң, мондый тормышта яшәү авыр да кебек, ләкин баракта яшәүчеләрнең тормышы белән чагыштырганда, “Полукамушки”да яшәү “җәннәт”тәге кебек иде. Йорт янында гына яшелчә бакчалары, анда помидор, кәбестә, суган үстерәләр. Бөтен кеше дә мәк үстерә, ул вакытта наркотиклар турында ишеткән дә юк. Мәкнең чәчәкләре дә матур, орлыклары да тәмле. Күп кенә гаиләләр йорт хайваннары һәм кош – корт тоталар. Хәтта сыер асраучылар да булды. Тормыш гөрләп тора иде...

50нче еллар ахырында һәм 60нчы еллар башында йортларны төзекләндерә башладылар. Һәр фатирга су, газ керттеләр, мичләрне сүтеп, гомуми җылыту системасын булдырдылар. Фатирларга аерым керү юлы һәм салкын булса да, аерым бәдрәф эшләделәр. Шатланып яшә дә яшә”.

Заманнар үзгәрә. Тирә – якта бөтен уңайлыклары булган күп катлы йортлар төзелә. Вакытында биек түшәмле, якты, элиталы булып саналган йортлар искереп, ташландык хәлгә киләләр. Ә бит 1932нче елда шәһәр статусы алган Яшел Үзәннең тарихы шушы йортлардан башлана бит. Шушы тарихи урын сакланып калса, киләчәк буын рәхмәтле булыр иде.

Соңгы елларда “Полукамушки”лар муниципаль әһәмияткә ия тарихи истәлек диеп танылды. Кызганычка каршы, бу карар кабул ителгән арада йортларның саны 8гә генә калды. Аларны саклап калу өчен махсус план булдырылды. Якын арада тарихи йөзе сакланган хәлдә, йортларны заманча яшәргә яраклы итеп реконструкцияләү эшләре башланачак. Киләчәктә “Француз бульвары” дип йөртеләчәк квартал шәһәрнең иң матур урыны булыр дип ышанасы килә.

Галерея үзгәртү

Кулланылган әдәбият үзгәртү

  1. Зеленодольску полвека. – Казань, Татарское кн. изд-во.- 1982. – 192 с.
  2. Мы – волжане! Из прошлого и настоящего города Зеленодольска и Зеленодольского района Республики Татарстан. – Казань, Изд. «По города и весям». - 2005.-369 с.
  3. Сайдашева М.А. Ленин и социалистическое строительство в Татарии (1918 – 1923).- М.,1969.- 232с.
  4. Сто лет в строю: Вековой истории завода посвящается… - Зеленодольск, 2003.- 180 с.- ( Федеральное Государственное унитарное предприятияе «ПОЗИС»).
  5. Ахметзянова Л. Так зарождался завод// Зеленодольская правда. – 2008.- 26 сентября.
  6. Федотов В.А. Что имеем - сохраним ! // Зеленодольская правда. – 2004 - 18 мая.