Куянкай
Куянкай — татар балалар уены.
Куянкай | |
---|---|
күп | |
түбән |
Уйнау тәртибе
үзгәртүI вариант
үзгәртүБалалар бер түгәрәк булып, кулга-кул тотынып, түбәндәге җырны җырлап әйләнәләр. Уртада бер бала куян булып тора. Җырлаучылар һәр җырда әйтелгән хәрәкәтне куянга ясап күрсәтәләр. Куян да кушканнарын аларча эшләп күрсәтә.
Бу җырны матур гына бер көйгә җырлап уйныйлар.
Җырлары:
Куянкай, киртә буйлап,
Сорыкай, киртә буйлап.
Тып-тып килә киртә буйлап,
Менә шулай киртә буйлап.
Куянкай, чәчәкләр өз,
Сорыкай, чәчәкләр өз!
Менә шулай чәчәкләр өз,
Менә шулай чәчәкләр өз.
Куянкай, ыргып уйна,
Сорыкай, ыргып уйна,
Менә шулай ыргып уйна,
Менә шулай ыргып уйна.
Куянкай, кулларың чап,
Сорыкай, кулларың чап,
Менә шулай кулларың чап,
Менә шулай кулларың чап.
Куянкай, бер биеп ал,
Сорыкай, бер биеп ал,
Менә шулай бер биеп ал,
Менә шулай бер биеп ал!
Куянкай, юлдашың тап,
Сорыкай, юлдашың тап,
Менә шулай юлдашың тап,
Менә шулай юлдашың тап.
Куян соңгы җырда үз урынына түгәрәктәге бер баланы юлдашы итеп чыгара да җыр-уен тагын дәвам итә.
II вариант
үзгәртүБалалар кул тотынышып түгәрәккә басалар. Түгәрәк уртасына баскан бер бала куян була. Ул бер кулын иягенә куеп моңаеп тора. Түгәрәктәгеләр җырлый-җырлый әйләнәләр:
Ак куянга ни булган,
Әллә инде авырган?
Иптәшен дә табалмый,
Урыннан да торалмый,
Куян, куян, син сикер,
Иптәшең табып китер!
Куян биленә таянып сикерә башлый. Аннан бер иптәшен уртага алып әйләнәләр дә, чакырылган бала куян булып кала. Уен яңадан башлана.
Чыганаклар
үзгәртү- Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.