Курчактатар балалар драма уены.

Курчак
Уенчылар саны
5 тән күбрәк
Уйнау урыны
өй
Физик активлык
түбән

Уйнау тәртибе үзгәртү

I вариант үзгәртү

Курчак алучы, курчак сатучы сайланып куела. Калганнары «курчаклар» булып бер сафка тезеләләр. Курчак сатучы курчакларга, «Ленинградский», «Казанский» курчаклар һ. б. дип, исемнәр кушып чыга.

Сатып алучы килә һәм курчакларны берәм-берәм «ачкыч белән борып» карый. Кайсы курчакны борса, шул берәр һөнәр күрсәтә: я җырлый, я бии, я шигырь сөйли, гимнастик күнегүләр ясый. Алучы шулай барлык курчакларны да карйп чыга. Иң ошаганын үзе белән өенә алып китә. Өенә кертә дә, ишеген бикләргә онытып, чыгып китә. Теге курчак качып кире кибеткә килә. Сатып алучы өенә әйләнеп кайтса, курчак юк. Ул кире сатучы янына килеп:

— Курчагым чыгып киткән, монда килмәдеме? — дип сорый.

— Юк, — ди сатучы.

— Әнә ич...

Сатып алучы курчакны таный. Ачкыч белән «борып» карый, әмма курчак элекке фигураны ясамый. Сатып алучы гаҗәпләнә. Ул яңадан тагын да кыйммәткәрәк курчак алып кайтырга мәҗбүр була. Уен шул рәвешчә дәвам итә.

II вариант үзгәртү

Бер бала сатучы, ә бер бала алучы була. Калган балалар курчаклар була һәм бер рәткә тезелеп басалар. Сатучы курчакларның һәрберсен кулыннан тотып әйләндереп җибәрә. Бала нинди торышта туктап калса, шул торышын уен ахырына кадәр саклый. Сатучы аңа исем куша, бәясен әйтә һәм һөнәрен билгели. Мәсәлән: «Син Казанский курчак, хакың — ун сум, һөнәрең — бию», — ди. Сатучы шул рәвешле бөтен курчакларны да йөреп чыга. Менә алучы килә һәм ишек кага:

— Тук-тук!

— Кем бар? — дип сорый сатучы.

— Мин, Гөлфия (бала үз исемен әйтә).

— Ишек төбендә елан бар, атлап түгел, сикереп кер. Алучы сикереп керә.

— Нәрсә кирәк?

— Курчак, — ди алучы һәм үзенә ошаган берәр курчакны сайлап ала. Аның исемен, бәясен сораша. Болар үзара килешәләр. Мәсәлән, курчак ун сум булса, алучы сатучының кулына ун тапкыр суга. Шуннан соң алынган курчак яңа хуҗасына үзенең һөнәрен күрсәтә. Шуннан соң алучы курчакны өенә алып кайта. Ул башка курчакларны да шулай берәм-берәм алып кайтып бетерә. Уен курчаклар алынып беткәнче дәвам итә.

Чыганаклар үзгәртү

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.