Курск дәүләт медицина университеты

Курск дәүләт медицина университеты (рус. Курский государственный медицинский университет) — Курск шәһәрендә урнашкан югары уку йорты.

Курск дәүләт медицина университеты
Нигезләнү датасы 1935
Сурәт
Рәсми исем Курский медицинский институт һәм Курскі медыцынскі інстытут
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Курск
Ана ширкәт Русия Федерациясе сәламәтлек саклау министрлыгы[1]
Бүләкләр
Хезмәт Кызыл Байрак ордены
Входит в состав списка памятников культурного наследия список объектов культурного наследия: Курск (часть 1)[d]
Мирас статусы Төбәк әһәмиятендәге Россия мәдәни мирас объекты[d][2]
Рәсми веб-сайт kurskmed.com
Ирешү улица Карла Маркса, 3
Оешма хезмәткәрләре өчен төркем [d]
Карта
 Курск дәүләт медицина университеты Викиҗыентыкта

Курск дәүләт медицина университеты (КДМУ)
Халыкара исемнәр
Kursk State Medical University
Элеккеге исемнәр
Курск дәүләт медицина институты
Эшләү еллары 1935
Ректор Лазаренко Виктор Анатолий улы
Адрес 305041, Россия, Курск, К. Маркс ур., 3
Сайт kurskmed.com

Тарих үзгәртү

1935 елда Курск дәүләт медицина институты буларак нигез салына[3].

1984 елда беренче категорияле югары уку йортына әйләнә[3]. 1985 елда Кызыл Байрак Хезмәт ордены белән бүләкләнә[3]. 1994 елда институтка университет статусы бирелә[3].

2008 елда Курск дәүләт медицина университетында 3093 студент көндезге уку бүлегендә, 761 читтән торып белем алган[4]. 2008 елда укытучылар саны 625кә җитә, алар арасыннан 119 доцент һәм 64 профессор[4]. 2007 елда югары уку йорты Россия Мәгариф министрлыгының медицина югары уку йортлары рейтингында 25—29 урында булган[4].

2010 елдан башлап КДМУда «Урта һөнәри белем бирү» факультетына нигез салына, укыту урта сыйныф белгечләрен (фельдшерлар, теш техниклары) әзерләүгә юнәлдерелә. Укыту югары белем бирү студентлары белән бергә алып барыла, шул ук укытучылар укыта һәм уку җиһазлары да шул, укыту практикасы да шул ук хастаханәләрдә һәм сырхауханәләрдә уза.

2012 елдан башлап Курск дәүләт медицина университетына «Курск медицина-фармацевтика көллияте» кушыла[5].

Структурасы үзгәртү

  • Дәвалау факультеты
  • Медицина-профилактика факультеты
  • Педиатрия факультеты һәм югары шәфкать туташы белеме (ВСО)
  • Фармацевтика факультеты
  • Биотехнология факультеты
  • Химия технологияләре факультеты
  • Клиник психология факультеты
  • Социаль эш факультеты
  • Икътисад һәм идарә факультеты
  • Дипломнан соң белем алу факультеты
  • Квалификация күтәрү факультеты
  • Университетка әзерләү факультеты
  • Стоматология факультеты

Ректорлар үзгәртү

  • Бунэ Ян Мартын улы (1937—1940)
  • Гехман Самуил Рувим улы (1940—1941)
  • Рудченко Анна Василий кызы (1944—1945)
  • Яльцев Дмитрий Александр улы
  • Деревягин Михаил Пётр улы
  • Островерхов Георгий Ефим улы (1950—1954)
  • Савельев, Александр Василий улы (1954—1964)
  • Крутько Николай Фёдор улы (1964—1978)
  • Завьялов Александр Василий улы (1978—2003)
  • Лазарев Алексей Иван улы (2003—2009)
  • Лазаренко Виктор Анатолий улы, профессор, м.ф.д., Россия Федерациясенең мактаулы табибе, Курск төбәк Думасы урынбасары (2009 елдан алып бүгенге көнгә кадәр)[6]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Юридик шәхесләрнең бердәм дәүләт реестры
  2. Решение исполнительного комитета Курского областного Совета народных депутатов № 49 от 16.02.1989
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 История КГМУ. әлеге чыганактан 2012-05-02 архивланды.
  4. 4,0 4,1 4,2 Курский государственный медицинский университет. на сайте «Российское образование».
  5. Курский медико-фармацевтический колледж Министерства здравоохранения РФ.
  6. Галина Чемодурова (2010). Клятва гиппократа на все времена. Журнал «VIP/ Взгляд. Информация. Партнерство», №2(60).

Сылтамалар үзгәртү