Курган өлкәсе татарлары

Курган өлкәсе татарларытатарларның Курган өлкәсендә яшәүче территориаль төркеме.

Курган өлкәсе татарлары
Үз аталышы

татарлар

яшәү җире

Россия: Курган өлкәсе

Теле

татар теле, эчкен сөйләше

Дине

мөселманнар

Бүтән халыкка керүе

татарлар

Этник төркемнәре

Курган татарлары

Тарихлары үзгәртү

Идел буе татарларына Курган өлкәсе территориясенә күчү Казан ханлыгы алынганнан соң башлана. 17 гасыр уртасыннан миграция көчәя (бигрәк тә өлкәсенең көньяк-көнбатыш өлешендә). 18 йөздә монда казаклар булып язылган татарлар яшәгән.

1932-1933 елларда Шадринскта «Ленин юлы» газетасы чыга. 1950-1960 елларда Сафакул районында «Коммунист» газетасына татар телендә кушымта чыгарыла.

Таралышлары үзгәртү

2010 елда Курган өлкәсендә 17 017 татар кешесе яшәгән[1][2] (1959 елда – 19 567,[3] 1989 елда – 22 567,[4] 2002 елда - 20 899 кеше[5]).

Алар нигездә Курган (2002 елда – 2081, 2010 елда – 1734, 2015 елда – 1734 кеше), Шадринск (2015 елда – 1800 кеше) шәһәрләрендә яшиләр. Әлмән (2002 елда – 3528, 2010 елда – 2894 кеше, Әлмән, Иванково, Өчкүл, Алакул, Вишняково, Тузово авылларында), Сафакул (2002 елда 5661, 2010 елда – 4389, 2015 елда – 4096 кеше, Аджитар, Бахарево, Карасево, Мансур, Сафакул, Сөлекле, Боровичи, Максимовка авылларында), Целинной (2002 елда - 1349, 2010 елда – 1043, 2015 елда – 980 кеше, Трехозерки авылы, Белозерки авылы), Шадринск (2010 елда – 1020 кеше, Байрак, Себер, Йолдыз авыллары), Шатровское (2002 елда - 1127, 2010 елда – 973, 2015 елда – 1019 кеше, Кызылбай авылы) районнарында яшиләр.

Эчкен сөйләше вәкилләре Курган өлкәсенең Өчкүл (Учкулево), Әмәнкүл (Иванково), Тозау (Тузово), Әлмән (Альменево), Бишнәк (Вишняково), Өчкүл (Трехозерки), Кара елга (Черные речки), Эчкен (Юлдус), Себергән (Сибиркино), Тагыл (Кызылбай), Тарсук (Терсюк) авылларында яшиләр. Бу төркем татарлар халык телендә Себер юлы татарлары, ә рәсми документларда мишәрләр дип йөртелгәннәр.[6]

Күренекле кешеләре үзгәртү

  • Х.Г. Гыйззәтуллин — Советлар Союзы Герое
  • Ш.Ш. Хиялетдинов — мөфти, Диния нәзарәте рәисе
  • М.И. Исмәгыйлев — биология фәннәре докторы
  • А.С. Әхмәт — язучы, драматург
  • Г.З. Гатауллин (Макс Гатау) — шагыйрь
  • А.М.‑З. Уразаев (Курамшы/Кормаш) — шагыйрь
  • Д.Г. Бейбулатов — журналист
  • С.С. Якубов — автоузышчы, ТР һәм РФ атказанган спорт мастеры, ТР һәм РФ атказанган тренеры

Мәдәният үзгәртү

1996 елдан Курганда «Туган тел» татар җәмгыяте, 2001 елдан Сафакулда башкорт һәм татар мәдәнияте үзәге эшли. 2000 елдан Сафакулда «Замандаш» өлкә татар‑башкорт газетасы чыга. Хәзерге вакытта Курган өлкәсендә 37 мәчет һәм Кургандагы Ислам мәдәни үзәге эшли. Сафакул, Әлмән авылларында туган якны өйрәнү музейлары, Сөлекле авылында татар халык театры (1984 елдан, Сафакул районы), татар авылларында фольклор коллективлары эшли.

Курган өлкәсенең 4 мәктәбендә татар теле факультатив нигездә фән буларак укытыла.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Официальный сайт Всероссийской переписи населения 2010 года. Информационные материалы об окончательных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года, archived from the original on 2016-06-05, retrieved 2021-03-08 
  2. Всероссийская перепись населения 2010 года. Официальные итоги с расширенными перечнями по национальному составу населения и по регионам. 2020 елның 13 май көнендә архивланган.: см. 2012 елның 18 октябрь көнендә архивланган.
  3. Демоскоп. Всесоюзная перепись населения 1959 года. Национальный состав населения по регионам России: Курганая область
  4. Демоскоп. Всесоюзная перепись населения 1989 года. Национальный состав населения по регионам России: Курганая область
  5. Всероссийская перепись населения 2002 года 2013 елның 21 апрель көнендә архивланган.: Население по национальности и владению русским языком по субъектам РФ 2006 елның 4 ноябрь көнендә архивланган.
  6. Баязитова Ф.С., Хәйретдинова Т.Х., Барсукова Р.С., Садыйкова З.Р., Рамазанова Д.Б., Татар халык сөйләшләре. Ике китапта. 1нче китап. 335-349 битләр.

Чыганаклар үзгәртү

  • Регионы компактного проживания татар в Российской Федерации: справочник / Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2016. – 336 с.