Куньлу́нь[1] (искечә Кунь-Лунь, Куэнь-Лунь; кыт. 昆仑山脉, Калып:Lang-ug2, тиб. ཁུ་ནུ་རི་རྒྱུད།, кытай теленнән тәрҗемәсе — «Ай таулары») — Азиянең иң зур тау системаларының берсе.

Куньлунь
кыт. 昆仑山
Сурәт
Дөнья кисәге Азия
Дәүләт  Кытай
Иң югары ноктасы Liushi Shan[d]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 7167 метр
Эра ташкүмер дәвере[d]
Озынлык 3000 km
Карта
 Куньлунь Викиҗыентыкта

Тибет-Синьцзян шоссесыннан Көнбатыш Куньлунь тавының манзарасы.

География үзгәртү

Кытайда урнашкан. Төньяктан Тибет таулыгын уратып, көнбатышта Памир тауларыннан көнчыгышта Син-Тибет тауларына кадәр сузылган. Тау системасының озынлыгы — якынча 2500 км, киңлеге — көнбатышта 150 километрдан көнчыгышта 600 километрга кадәр. Иң биек нокталары: үзәктә Улугмузтаг (7723 м) һәм көнбатыш өлешендә — Конгур (7719 м). Көнбатышта — Яркенд, көнчыгышта Хуанхэ елгаларының үзәннәре Куньлунь тауларының табигый чикләре булып тора.

Тау системасының үзәк өлешендә Аркатаг сырты; алга таба көнчыгыштарак — Бокалыктаг сырты урнашкан.

Куньлуньшанькоу үткеле аша Тибетка юл үтә. Монда 2006 елда Куньлунь тимер юл тоннеле ачыла.

Мифология үзгәртү

Даосизм традицияләре буенча, Куньлунь тавы (мифологик "дөнья тавы"ның юрамасы) Алиһәләрнең яшәгән урыны, җирдәге оҗмаһ һәм Шан-ди югары алиһәнең түбәндәге баш каласы дип исәпләнә. Шан-ди һәм Хуан-ди образдарының катыштырыу һөзөмтәһендә, Куньлунь тавы нефрит стеналары белән капланган Хуан-диның гадәти дәүләте дип санала башлый. Бу дәүләткә Күк Капкалары — Чанхэ аша керергә мөмкин. Тау түбәләрендә Си-ван-му алиһәсенең тылсымлы бакчалары урнашкан, шулай ук җимешләре үлемсезлек биргән җимешле шәфталу агачы үсә. Риваятьләр буенча тауга беренчеләрдән булып Чжоу династиясе императоры Му-ван бара.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Куньлу́нь // Словарь географических названий зарубежных стран / отв. ред. А. М. Комков. — 3-е изд., перераб. и доп. — М. : Недра, 1986. — С. 181.

Сылтамалар үзгәртү