Кунаклар (уен)
Кунаклар — татар балалар уены.
Кунаклар | |
---|---|
күп | |
түбән |
Уйнау тәртибе
үзгәртүБалалар кулга-кул тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Кырыйдагы балалар түгәрәк буенча әйләнеп җырлыйлар:
Ямьле бәйрәм көн иде,
Чакырдык без кунаклар;
Кунакларны сыйларга,
Салдык майлы коймаклар,
Чыж-пыж итеп коймаклар,
Җәелде, әй, җәелде.
(Кулларын як-якка җәяләр.)
Менә тагын кечкенә Булып калды, җыелды.
(Кысылалар.)
Җыелды, әй, җыелды, Аннан ары кабарды.
(Кулларын югары күтәрәләр.)
Кабарды, әй, кабарды, Шиңде, юп-юка калды.
(Чүгәлиләр.)
Пеште инде коймаклар, Сыйландылар кунаклар, Тордылар, баш иделәр, Таралдылар, әй, шатлар.
(Баш ияләр.)
Бииләр, ай-яй, шатлар.
Чыганаклар
үзгәртү- Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.