Болгар дәүләт музей – тыюлыгы. үзгәртү

Болгар дәүләт музей – тыюлыгы.

    Безнең Татарстаныбыз бик бай һәм матур! Туристларны җәлеп итәрлек искиткеч урыннары бар.  Шундый урыннарга  тукталып, күп кенә Ватандашларыбызны, Республикабыз кунакларын   2014 нче елда Бөтендонья ЮНЕСКО варислары исемлегенә кертелгән   Болгар дәүләт тарихи музей - тыюлыгы  белән таныштыру теләге барлыкка килде.
  1969 нчы елда төзелгән Болгар дәүләт тарихи музей – тыюлыгы зур үзгәрешләр кичергән. Идел Болгары, Алтын Урда дәүләтләренең тарихын, халкын, көнкүрешен чагылдырган экспонатларны, тарихи һәйкәлләрне  үз күзең белән якыннан күрү,  борынгы тарихыбыз белән очрашу һәр кешегә кызыклыдыр диеп уйлыйм.
   Тарих һәм архитектура һәйкәлләре IX - XV  гасырларга  карый.
   Беренче ихтибарны җәлеп итеп торган һәйкәл -  Җәмигъ мәчете. Аның тарихы XIII гасырга ук барып тоташа . Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә бәйле җәйге чараларда Җәмигъ мәчете нигезе бәйрәмнең төп мәйданы булып тора.
   Бу җирләрдә IX - IV гасырларга караган каберлек - мавзолейлар сакланып калган.  Шундый каберлекләрдән , Ак һәм Кара пулатлар. Ак пулат – җәмәгать мунчаларының берсе , ә Кара пулат,  кайбер фаразлар буенча,  хөкем итү урыны булган. 
  Кара пулат      Ак пулат 
   Борынгы шәһәр биләмәләрендә IV гасырдагы дүрт төрбәнең сакланып калган хәрабәләреннән -  Кече манара . Риваятьләргә караганда, ул “болгар изгеләре” күмелгән урынга салынган. Манараның өске мәйданчыгына 40 басмалы бормалы баскыч алып менә.  Һәр килгән кеше 40 басманы саный-саный чиратлап манарага күтәрелеп,  икчез-чиксез тирә-юньне, табигатьне  күзәтә ала.    
   Өске якка киткәч, зәвык белән төзелгән икмәк музее комплексы зур урын алып тора. Ул 2012 нче елда Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм республикакүләм “Яңарыш” фонды инициативасы белән ачылган. Музейда су һәм җил тегермәннәре, тимерче алачыгы, ипи пешерә торган пекарня, борынгы Болгар чорында авыл хуҗалыгы эшләрендә кулланылган эш кораллары тәкъдим ителгән.  Су тегермәне янында балыклар, аккошлар йөзеп йөри торган буа да бар.  Шунда ук татар халкының милли йорты урын алган. Монда татар халкының милли киемнәре һәм савыт-сабалары, элеккеге йорт җиһазлары белән танышырга мөмкин.  Шулай ук анда урнашкан ипи пешерү Пекарнясыннан беркайда да булмаган зур мичтә пешкән хуш исле ипи  алырга,  матур бизәкләргә күмелгән авыл капкасын курергә мөмкин.
Аннары  һәр кешене ерактан  үзенә җәлеп итеп  торган мәһабәт Ак мәчет каршы ала. Ул әллә кайдан ук затлы, матур булып күренеп тора. Мәчетнең диварлары ләлә чәчәкләрен хәтерләтүче орнаментлар белән бизәлгән. Мәчет эченә кереп, тыныч, моңлы азан тавышын ишетергә, андагы матурлыкка сокланып,  күңелләрне ял иттерергә була. 
 Ак мәчет
   Болгарның төп үзенчәлеге – заманча төзелешләр булмау. Биредә һәркем үзен “вакыт машинасы”на килеп эләккән  һәм берничә гасыр артка күченгән кебек хис итә.
  Изге Болгар музей-тыюлыгында истәлекле бүләкләр алырга, риваятьләргә төренгән борынгы шәһәр белән танышырга, аның архитектура һәйкәлләре, гүзәл табигате белән сокланырга, күңелләрне, җаннарны тынычландырырга һәр кешенең мөмкинлеге бар.
   Бу тарихи-мәдәни архитектура һәйкәлләрен торгызу өчен зур көч куйган Минтимер ага  Шәймиевка халкыбызның рәхмәтләре зурдыр диеп уйлыйм мин.       
   Болгар шәһәре – һәрбер татар кешесе өчен изге урын. Шәһре Болгар җирләрендә булып, борынгы бабайлар йөргән юллардан узу – һәрберебез өчен зур шатлык. Бу изге җирләргә  сәяхәт кылу  күңелләрдә халкыбыз тарихына ихтирамыбызны һәм кызысынуыбызны тагын да арттырыр диеп уйлыйм.