“Озын Алан”тарихы.

Тәтеш шәһәре - Идел елгасынын иң биек ярына урнашкан бик борынгы кала. Шәһәрнең тирә-ягында бик тыныч матурлык хөкем сөрә. Аның һәрбер почмагынна ниндидер серлелек хас. Тәтеш кечкенә булсада, искиткеч бай тарихка ия . Районда 200 ләп мәдәни мирас объекты һәм 100гә якын археологик һәйкәл бар. 1781 елда Тәтеш өяз шәһәре статусын ала. Тәтеш шәһәренең рәсми барлыкка килү датасы булып Казан алынганнан һәм Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, рус воеводалары елганың бу ярында Идел буен саклау өчен ныгытмага нигез салган 1578 ел санала. Тәтешнең исеме, Аксак Тимер Болгарны тар - мар иткәннән соң, шуннан качып бу җирләрдә урнашкан гаилә башлыгы исеменнән барлыкка килә дип санала. Районның йөзек кашы булып, «Озын Алан» тарихи-архитектура һәм табигать паркы эшли, аның составына граф Молоствов утары, аз санлы авыл дворян утарлары керә.

--Галеева Алсу Мансуровна (бәхәс) 26 гый 2021, 19:09 (UTC)Җавап бирергә

Бу утарда күп гасырлар элек Владимир Герман улы Молоствов дворян нәселенең башлыгы, җитәкчесе булса, аның тормыш иптәше Елизавета Владимировна Бер укытучылык эше белән шөгыльләнгән. Елизавета рус халкынын яраткан шагыйре А.С Пушкин белән тыгыз элемтәдә торган, аның шигырьләренә мәдхия укыган. Утарда Максим Горький, Александр Фадеев , Борис Бер, Марина Цветаева кебек танылган шәхесләр еш кунак булганнар... Елизавета Владимир кызы Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында солдат хатлары җыя һәм шулар нигезендә 1917 нче елда “ Солдат хатлары “ дигән китабын бастырып чыгара. Китап сатудан кергән акчаны сугышта яраланган солдатларга ярдәм итеп җибэрэ.

 Елизавета турында күп сөйләргә мөмкин: ул әдәбиятчы да, галим дә, табигатьче дә булган... Кызыл Китаптагы сирәк үсемлек - Венера Башмакчыгын да Татарстан Республикасына Елизавета Бер керткән. . Әле  Елизавета шигырьләр дә язган, хәзер алар утарда романслар булып яңгырый…

В этом мире мне жаль Нежной ласки твоей, Удивленного милого взора, Золотого заката средь тихих полей, Над заснувшей землей звёзд узора…

1899 нчы елда утар каршында 468 данә йөзьяшәр карагайлардан ике агачлык усеп чыга. Бу матурлыкны утар хуҗасы үзенең кәләше Елизавета хөрмәтенә утырта. Бер агачлык олы юлдан утарга кадәр булса, икенчесе урман артыннан Идел елгасына хәтле сузыла. Бу агачлыкларны һәрбер крестьянга берәр тәңкә алтын биреп, сулар сиптереп, төпләрен йомшартып, тәрбия кылдыра. Бугенге көндә 468 агачның бары тик 8 данәсе генә юк. Калган 460 агач мәңгелек мәхәббәт тарихы булып, шаулап утыра.

Утар тирә ягында ике катлы таш йорт, таштан салынган ашханә,беркатлы агач күзәтү манарасы,хезмэтчеләр өчен таш ызба, өч баз,ике амбар, тегермән,, өч мунча һәм йорт хайваннары өчен корылмалар була. Утар артында 500 алмагачлы алма бакчасы җәелеп ята. Бакчаның горурлыгы булып каскадлы буа саналган. Бу буада сөләйман балыклары үрчетелгән һәм пар аккошлар йөзгән… Буа тирә –ягындагы салкын сулы чишмәдән яшәү чыганагы алып тереклек иткән.

Утарда хәтта шәраб заводы да эшләп торган. Хезмәтче крестьяннар җиләк – җимештән баллы ширбәт, шәраб ясаганнар. Утарга керү юлында меңьяшәр нарат үсеп утыра. Бу агачны Владимир Молоствовның әтисе 1887 нче елда үзләренең көмеш туйлары хөрмәтенә утырта.. Хәзерге вакытта бу нарат та хөкүмәт тарафыннан сакланучы табигый һәйкәл . Ә иң кызыгы шунда: «Озын Алан»- Татарстандагы бердәнбер диярлек галәм белән бәйләнештәге аномаль энергетик зона.Әгәр утардан Идел елгасы ягына карасаң,ике зур алан куренә. Бер алан турыпочмаклы, ә-бишпочмаклы. Тирә-якта куе урман булуга карамастан, ничә гасырлар буе бу аланлыклар агач белән капланмый. Алай гына да тугел, хэтта утырткан яшь агач үсентеләре дә монда тамыр җәя алмый. Бу серле аланнарда магнитлы кораллар да “ ялгыша”,сәгатьләр туктап кала, билгесез рәвештә фотопараттагы сүрәтләр юкка чыга...Ә иң мөһиме шул: кеше бу аланда җан тынычлыгы таба, кан басымы тигезләнә, яралар төзәлә, йөрәк тибеше җайлана.. Белгечләр сөйләве буенча бу аланнарга галәмгә китүче энергия баганалары кагылып үтә.--Галеева Алсу Мансуровна (бәхәс) 25 гый 2021, 17:38 (UTC)Җавап бирергә