Түбән Кама шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсе турында Түбән Кама шәһәрендә унтугыз китапханә исәпләнә. Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә – иң зуры һәм иң бае. Ул Тукай урамының утыз беренче йортында урнашкан. Бу – бишкатлы йорт. Китапханә аның беренче катында урнашкан.

   Китапханә 1972 нче елда ачылган. Китапханәдә уку залы, абонентлар бүлеге, әдәбият – сәнгать бүлеге бар. Монда тарих, мәдәният, сәнгать турында бай материал тупланган. Хәзер китапханә фондында 68600 дән артык китап саклана.

Китапханәдә ел саен Габдулла Тукай һәм Александр Сергеевич Пушкин шигырьләрен сәнгатьле уку бәйгеләре үткәрелә. Төрле конференцияләр, бәйгеләр, язучылар, шагыйрьләр, рәссамнар белән кызыклы очрашулар уздырыла. 2018 нче елда Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә китапханә эше өлкәсендәге республика бәйгеләренә йомгак ясалды. Эш нәтиҗәләре буенча оештыру комитетына 18 үзәкләштерелгән китапханәләр системасыннан (3 – «Лидер», 25 – «Иҗади эзләнү» премияләренә) 28 эш тәкъдим ителде. «Лидер» премиясе китапханә хезмәтләрен үстерү һәм камилләштерү, яңача эш алымнары кертү, китапханәләрнең матди-техник базасын яңарту, милли мәдәниятне саклау һәм үстерү буенча актив эшчәнлек алып барганы өчен «Түбән Кама шәһәре үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенә бирелде. Китапханәнең уку заллары зур һәм якты. Китапханәдә соңгы елларда ремонтлау – төзекләндерү эшләрен башкардылар, хәзерге вакытта китапханә иң яхшы билгесе белән бәяләнде. Залның стеналарын шәһәребез рәссамнары Әхсән Фәтхетдинов, Геннадий Капитов иҗат иткән картиналар бизи. Тәрәз төпләрендә матур гөлләр үсә. Китапханәгә укучылар бик күп килә. Ә инде китапханә янына тәзелгән паркны күргәч кеше таң кала! Чөнки парк күз явын алырлык матур, зәвык белән эшләнгән. Паркка Тукайны белмәгән кеше аяк атлап кергәч, барысына да төшенә. Сыннар, язучылар хакында мәгълүмат, музыка аңарда татар шагыйре турында күзаллау тудыра. Парктан чыгып киткәндә, ул инде Тукайны белеп чыгып китә. Ә шагыйрьне яхшы белгәннәрдә горурлык хисе уянмый калмыйдыр. Китапханә елдан – ел матурая, байый. Китапханәгә рәхим итегез!