“Ак чәчәкләр”бульвары үзгәртү

2018 нче елның 10 ноябрендә Казанда Яңа Савин районының Г.Әпсәләмов урамында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Красноярск крае губернаторы Александр Усс һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнашында “Ак чәчәкләр “ бульвары ачылды. Бу бульвар Габдрахман Әпсәләмовның иң популяр әсәрләренең берсе – “Ак чәчәкләр” романы хөрмәтенә аталган. “Ак чәчәкләр” бульвары Җәяүлеләр маршруты белән Җиңү паркын Истанбул скверы белән тоташтыра һәм Сибгат Хәким урамы аша “ Казан” гаилә үзәгенә чыга. Бульварда Ямашев проспекты ягыннан татар хәрефле басу машинкасы рәвешендә арт-объект күрергә мөмкин. Бу басу машинкасы- мәшһүр татар язучысы Габдрахман Әпсәләмов тормышы белән бәйле.Аны ясау идеясен –архитекторлар һәм Г.Әпсәләмовның оныгы Альбина ханым биргән. Шулай ук монда, коры фонтан, ял итү урыннары, кечкенә һәм үсмер балалар күңеленә хуш килерлек матур балалар зонасы да бар. Бульвар территориясе видеокүзәтү, автоматлаштырылган су сиптерү системалары белән дә тәэмин ителгән. Биредә җәяүлеләр өчен генә түгел, ә велосипедылар өчен дә юл каралган. Тагын шуны әйтеп үтәргә кирәк, бүгенге көндә проектның бер өлеше генә гамәлгә ашырылган. Киләчәктә “Ак чәчәкләр” бульварының Чистай урамында урнашачак ягын төзекләндерергә планлаштырылган.