Эльза Газизова, Эльза Әсхәт кызы Газизова (1988 елның 8 гыйнвары, Яр Чаллы шәһәре) – журналист, “Мәдәни җомга” газетасының веб-редакторы, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы (2024 елдан).


Тәрҗемәи хәле:

1988 елның 8 гыйнварында Яр Чаллы шәһәрендә автомеханик һәм пешерүче-кондитер гаиләсендә туа. Әтисе Әсхәт Әхмәт улы тумышы белән Татарстанның Чирмешән районы Иске Кади, әнисе Җәүрия Кәниф кызы Свердловск өлкәсенең Красноуфимск районы Татар Яманъелга авылларыннан. 1996 елның 25 июлендә Эльзаның әнисе яман шештән вафат була. Әтисе икенче мәртәбә өйләнә. 6 нчы сыйныфка кадәр Яр Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче татар гимназиясендә белем ала. Аннары гаиләсе белән Әлмәт районының Елховой авылына күченә. Елховой урта гомуми белем бирү мәктәбен көмеш медальгә тәмамлаганнан соң, 2005 елда Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетына укырга керә.  Көндезге бүлектә укып, 2010 елда аны уңышлы тәмамлый.

Студент вакытта ук актив рәвештә яза башлый. Яр Чаллы шәһәрендәге “Шәһри Чаллы”, “Көмеш кыңгырау”, Тукай районының “Якты юл”, Казанда нәшер ителүче “Юлдаш” һәм Мәскәүдә урнашкан “Татарский мир” (“Татар дөньясы”) газеталарында мәкаләләре дөнья күрә. “Шәһри Казан” газетасында мәгълүмати жанрларның кулланылуы”, “Юлдаш” газетасында эпистоляр стильнең кулланылуы”, шулай ук “Юлдаш” газетасында интервью жанрның кулланылуы” исеме астында курс эшләрен башкара. Диплом эше итеп, “Юлдаш” газетасы мисалында газета укучыларга йогынты ясау ысулларын сайлый һәм аны “5”ле билгесенә яклый.

Студент елларында “Мин татарча сөйләшәм” акциясенең координаторы итеп сайлана.

2008 елда “Алтын бөртек” (“Золотой овес”) премиясендә “Настоящий журналист” номинациясендә җиңә. Әлеге фестиваль Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультеты студентлары арасында уза.

2010-2014 елларда “Юлдаш”, 2015-2016 елларда “Акчарлак”, 2017 елдан бүгенге көнгә кадәр “Мәдәни җомга” газетасында журналист, веб-редактор булып эшли.  Параллель рәвештә телевидение өлкәсендә дә тәҗрибә туплый. 2022 елда “Татарстан” дәүләт телеканалында (ГТРК “Татарстан”)  “Әйдә халыкка хезмәткә” исемле авторлык тапшыруын алып бара. Татарстанның халык артисты Әзһар Шакиров, Татарстанның атказанган җырчысы Гөлдания Хәйруллина, танылган татар модельеры Ләйсән Хәҗиева, язучы Вахит Имамов, биюче пар Айгөл һәм Раил Ганиевлар кебек шәхесләр белән интервьюлары дөнья күрә.


Искәрмәләр:

1.      В Казани вручили премию “Золотой овес” https://www.tatar-inform.ru/news/v-kazani-vruchili-premiyu-zolotoy-oves 27.10.2008

2.      “Әйдә халыкка хезмәткә” Эльза Газизова белән https://www.youtube.com/watch?v=VwDcwyeBOeU  (“Татарстан” дәүләт телеканалы, 6.09.2022)

3.      Интертат.руда басылып чыккан язмалары https://intertat.tatar/news/author/list/elza-gazizova


Хобби:

1.      “Күргәзмәдә”, “Тик минеке” җырлары радио-телевидение һәм барлык музыкаль мәйданчыклардан яңгырый.

2.      2020 елның мартында “Барс-Медиа” продюсерлык үзәге төшергән “Күргәзмәдә” җырына клибы дөнья күрә. Клипны бер тәүлек эчендә Казан океанариумында, “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгенең бассейнында һәм фотостудиядә төшерәләр. Ул “TMTV”, “Мәйдан” телеканалларында бүгенге көнгә кадәр ротацияләнә. https://www.youtube.com/watch?v=NAAI4-pYuD4