Алар сугыш чоры балалары...... Безнең Димтамак мәктәбе укучылары сугыш чоры балаларын онытмый. Очрашуларга чакыра, өйләренә кереп хәлләрен белешә. Безнең А.Матросов урамында шуларның берсе - Миңнуллин Әхәт Зиннәтулла улы яши. Ул минем әбием Мотаева Минсафаның ике туган энесе.Аның хәзер күзләре начар күрә. Шулай да ул капка төбенә чыгып утыра. Аның белән сөйләшкәндә, мин күп нәрсәләр турында уйландым. Бу олы буын кешеләре сугыш аркасында күп авырлыклар кургән, сынмаган, ихтирамга лаек тормыш юлы үткән. Әхәт бабам сөйләгәннәр мине бик дулкынландырды. Аның турында минем башкаларга да сөйлисем килә.

  1934 елда Дим –Тамак авылында дөньяга килгән ул. Авыр, катлаулы тормыш көткәнен уйлап та бирмәгән кечкенә малай гаиләсенә олы кайгы килә. 1938 елда әниләре Фаизә үлә.Аңа кадәр янгын чыгып өйләре яна. 1942 елны әтиләре Зиннәтулла сугышка алына. Балалар Сәгыйрә, Сәкинә, Әхәт үги ана кулында кала. Фәрхисорур апа көне-төне эштә булса да аларны карый, балалар йортына бирми.
     1943 еллардан башлап 9 яшьлек бала көе сугыштан кайткан фронтовиклар Шәнгәрәев Зәки, Миңнуллин Габделхак агалар белән атка лобогрейка тагып икмәк уруда катнаша.Урак беткәч ел дәвамында башка малайлар белән печән-салам чүмәләсе тарттырып ферма малларына азык ташый, җәй көннәрендә колхоз бакчасында яшелчә үстерешә. Ул елларда сугыштан бик сирәк ирләр исән кайта. Барлык эш хатын-кыз, картлар һәм балалар өстендә була. Җиңү көне килеренә ышанып эшлиләр һәм яшиләр алар.Сугыш чоры, сугыштан соңгы ачлыкны, ялангачлыкны бик күп күрә ул чор балалары. Кечкенә чагында аягын имгәтеп инвалид калса да, бер эштән дә баш тартмый. Икмәкне эшләп ашарга кирәклеген бик яхшы белә ул.Бөек Җиңүгә сугыш чоры балалары да шулай зур өлеш кертә.
   Сугыштан Әхәт бабайның әтисе Зиннәтулла кайтмый.Ул Ленинград блокадасы өзелгән көнне Синявино тирәсендә һәлак була.Әхәт абый хатыны Рәйсә белән 1988 елны Ленинград өлкәсенә аның каберен эзләп баралар. Рядовой Миңнуллин Зиннәтулла Миңнулла улы Мга поселогы янындагы туганнар каберлегенә күмелгән була.  
1950 елдан колхозчы булып эшли башлап, Әхәт абзый умартачы, балта остасы, куркынычсызлык буенча инженер, склад мөдире, пилорамщик,ягулык заправкасы мөдире булып эшләп лаеклы ялга чыга. Аның 54 ел эш стажы бар. Хатыны белән 3 бала тәрбияләп үстергәннәр,6 оныгы, 9 оныкчасы бар. Ул алар тәрбиясендә яши. “Сугыш авырлыкларын күрмәгез, тырышып укыгыз, илгә, халыкка файда китерерлек кешеләр булып усегез”, - ди ул безгә.
                                                                                         Мутаев Илназ, 9нчы сыйныф укучысы.



                        Туган телем - иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем.

Мин татар гаиләсендә туып үстем.Әти-әни сүзен әйтеп,телем ачылган.Кечкенә вакытта әбием матур итеп татар көйләрен көйли иде.Ул безгә һәрвакыт “Татар булу өчен татар исемен йөртү генә җитми, бик яхшы итеп телне белү дә кирәк.Безнең тел бик ягымлы,матур бит ул!”-дип әйтә иде. Башта балалык белән әлләни әһәмият бирмәсәм дә,үсә төшкәч, мине бу сүзләр уйландыра башлады. Татар кызы булуым горурлык хисе уятты.Милләтебез горурлыгы булган шәхесләр турында кызыксынам,татар язучылары,шагыйрьләренең әсәрләрен укыйм. Үзем рус мәктәбендә укысам да туган телемне камил белергә тырышам,чөнки ул ата-ана теле,Тукай теле, Җәлил теле. Борынгы әдипләребез Шиһабетдин Мәрҗәни, Габдулла Тукай да аның турында бик җылы фикерләрен язып калдырганнар. Чыкты ахыр бездән бер бөтен кеше, Яхшы аңлап, тәкъдир итү читен кеше, Татарда да гыйрфан уты кабынганны Күрсәтергә күтәрелгән төтен кеше. Кирәк булса, әйтеп бирим:ул шәп хәзрәт, Тулган ай күк балкып чыккан Шиһаб хәзрәт, Мәгрифкә әүвәл башлап адым салган, Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт. - дип яза Габдулла Тукай “Шиһаб хәзрәт” исемле шигырендә.

Без мәктәптә рус,инглиз телләрен дә өйрәнәбез. Ләкин миңа шунысы ачык: “Җитмеш тел белсән дә, туган телгә берсе дә җитми һәм дә туган телеңне берсе дә алыштыра алмый. ” Хөрмәтле әти-әниләр,әби-бабайлар. Әйдәгез әле, балалар,оныклар белән вата-җимерә русча аралашмыйча үз телебездә иркенләп аңлашыйк, театрларга,концертларга йөрик. Үз милләтебезнең киләчәген хәзер үк кайгыртыйк. “Һәр чәчәкнең үз исе,һәр халыкның үз төсе, һәр чәчәкнең үз гөле,һәр халыкның үз теле”,-дип тиккә генә әйтмәгәннәр. Телне югалтмау өчен күренекле тел галиме, академик Рүзәл Йосыпов менә болай ди: “ Телне яхшы белер өчен, матур әдәбиятны күп укырга кирәк. Галимҗан Ибраһимов, Гомәр Бәширов, Әмирхан Еникины. Хәзер китап уку җитми, интернет белән мавыгалар,газета –журналлар да аз алалар. Кыскасы,хәзер язучы күп,укучы әз. Билгеле,соңгы вакытта безне китапханәчеләр ешрак очрашуга чакыралар, төрле кызыклы китаплар тәкъдим итәләр. Безнең телебезнең киләчәге турында рус политологы Алексей Малашенко менә нәрсә ди: “Татар теле югалмаячак. Нигә? Дөньяда аз санлы,тик күренекле өч халык бар: яһүдләр,әрмәннәр һәм татарлар. Алар нинди шартларда да мәдәниятләрен саклап кала алганнар. Димәк,үз телләрен хөрмәт итәләр һәм итәчәкләр. Тел югалмаса ,милләтебез югалмас,аның гореф-гадәтләре дә сакланыр,онытмыйк шуны.

                                                          7нче сыйныф укучысы Яруллина Әдилә.


                                              Һәр алсу таң кадерле.

Халкыбыз һәр елны Җинү бәйрәмен каршылый. Ләкин кешеләр йөрәгендә сугыш калдырган җәрәхәтләр һаман да сыкрый әле. Йөрәк яраларыннан һаман да кан саркып тора.Сугыш афәтен башыннан кичергән һәркем аны кахәрләп искә ала.

Утлы елларны гизеп,Дим-Тамак авылында гомер кичерүче Тимершәех Фәхретдин улы Сәйранов та мондый афәтнең беркайчан да кабатланмавын теләп һәм кешелек дөнясының тарих сабакларын онытырга хакы юклыгын искәртеп яшәде.
Күрше Башкортостанның Бакалы районы, Иске каталы авылында дөньяга килгэнТимершәехне язмыш бик иртә сыный башлый. Кечкенәдән үк җигелеп колхоз йөген тарткан үсмерне 1941 елның апрелендә армияга алалар.Ләкин ана тынычлыкта хезмәт итәргә насыйп булмый. Кансыз Гитлер башлаган сугыш аны михнәтле юллар кичәргә мәҗбүр итә.
    Фашист гаскәрләре кысрыклавыннан совет гаскәрләре Сталинградка чигенә. Яраланган артиллерияче Т.Сәйрановны госпитальгә алып китәләр. 1943 нче елны ул,сәламәтләнеп,беренче Мәскәү гвардиясе дивизиясендә дошманнарга каршы сугышуын дәвам итә. Орелны,Брянскны фашислардан азат итеп, Калугага барып җитә. Каты бәрелешләрдә Тимершәех   Фәхретдин улы икенче тапкыр яралана һәм Смоленсктагы госпитальгә озатыла. Ләкин дошманнан алган җәрәхәтләр моның белән генә тамамланмый. Инде терелдем генә дигәндә якында гына бомба шартлап, ул контузияләнә. Әмма кыю солдат озакламый аякка баса һәм кабат кулына корал ала. Литваны утеп Германия  җиренә кергәч сөенечле хәбәрне ишетә. Җиңү шатлыгы аңарда гына түгел,һәр совет кешесендә өмет һәм ышаныч уята.
  1945 елның нояберендә Тимершәех Сайранов,мобилизаөияләнеп, Бакалыга кайта. Туган колхозында,Баулыда төрле эшләрдә эшләү,тимер юлын төзүдә катнашу,аннары озак еллар Октябрҗскинын нефть-газ идарәсендә хезмәт кую- болар барысы да утлы сугыш елларын кичкән Тимершәех аганы яңадан имен тормышка кайтара.. Тынычлыкта яшәвенә шөкер итә ул, чөнки иминлектә аткан һәр алсу таңыбыз зур югалту корбаннар аша яулана.
                                                           8нче сыйныф укучысы Кашапова Гөлия