Кулланучы:Фасхутдинова Галия Илшат кызы/Олы Ачасыр



       Туган җир. Туган авыл. Туган як. Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган авылы, туган шәһәре бар. Һәр авылның, һәр төбәкнең, һәр шәһәрнең үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Кая гына барсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, туган җиребезнең гүзәллеген берни дә алыштыра алмый. Туган ягыбызның һәр сукмагы, һәр агачы, аның барча кешеләре күңелгә ифрат та якын.
        Туган як һәрберебез өчен туган һәм якын. Шулай итеп, мин сезгә үземнең туган ягым, төбәгем турында әйтеп китәсем килә. Минем туган ягым Ачасыр авылы. 
        Олы Ачасыр авылы бик борынгы авыл. Дөрес, безнең авылның зиратында борынгы кабер ташлары, һәйкәлләр юк. Бу авылның беренче зираты авылдан ераграк Киреево дигән урыс авылыннан ерак урнашкан булуы белән аңлатыла. Хәзерге бу урыннарда сөрүле җирләр.

Халыкта яшәп калган легенда буенча борынгы заманнарда безнең әби-бабайлар зиратны авылга якын итеп күчерүнең сәбәпләре. Киреево урыслары зиратларны ачып кәфенлекләрне урлаганнар имеш. Олы Ачасыр авылының борынгы заманнарда барлыкка килүе галимнәр тикшеренүләрендә, якташыбыз мәшһүр К.Насыйри хезмәтләрендә, һәм Г.Саттаров, академик М.Зәкиев эзләнүләрендә раслана. Соңгы тарихи язмалар безгә Олы Ачасыр авылына Идел Болгары тар-мар ителгәннән соң, XII – XIII гасырларда болгардан күчеп килүчеләр тарафыннан нигез салынган дип фараз кылырга ирек бирә. Академик М.Зәкиев фикеренчә, бәлки Ачасыр да болгарлар килгәнче, буш җир булмагандыр, анда бәлки һуннар нәселе сузылгандыр. М.З.Зәкиев, Я.Ф.Кузьмин «Юманиди» (Казан 93 «Волжские Булгары и их потомки» китабы) борынгы «писцовые книги»дан Ачасыр турында кызыклы мәгълүматлар китерделәр. Безнең көннәргә кадәр халыкта Ачасырның нигезе чуваштан дигән фикер яшәп килә. Писец – язучылар Ачасыр халкының чувашлар белән дә бәйләнештә булуын тарихи беркетеп калдырганнар. Авылның исеме русчага тәрҗемә ителми. Чуваш теленнән тәрҗемә иткәндә “Ачасыр” – баласыз яки атасыз сүзен аңлата диләр. Каюм Насыйри Олы Ачасыр авылының беренче кешесе турында легенда калдырган. Бу ирсез калган балалы чуваш хатыны. Ул баласын бишектә тибрәткәндә болай дип җырлаган: “Йокла, йокла, ачасыр”. (димәк ятим) Бу хәл авыл эчендәге алмалык чокыры янында булган диләр. Моннан 200 еллар элек һәм аннан соң озак вакытлар безнең район территориясе гомумән Казан губернасы кебек төн җир эшкәртү белән шөгыльләнүче як булган. Олы Ачасыр халкы – крестьяннар игенчелектә һәм терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр. Крестьян – крепостнойлар дәүләт буйсынуында община составында булганнар. Олы Ачасыр авылы мәчетендә географик киңлек һәм озынлык билгесе куелган булган. Хәзер Олы Ачасырның ике мәчете дә җимерелгән. Олы Ачасыр авылының урнашуы – планировкасы да борынгы: тар урамнар, кәкре һәм көтелмәгән борылышлары булган тыкрыклар. Болар барысы да тирә-якта күп булган чокырларга бәйләнгән. Карт буын кешеләре, алар белән бәйләнешле төрле легендалар, хикәяләр, вакыйгаларны еш искә алалар. Олы Ачасыр авылы чокыр буенда урнашкан. Күрше Киреево һәм Бишбатман авылларында яшәүчеләр бу чокырны Перонья елгасы дип йөртәләр. Перонья татар-төрки сүзе, перан-тирән сүзеннән алынган. Перонгол чокырында элек заманнарда хайваннар эпидемиясе-үләте вакытында барлык терлекләр төтенлек ут аша үткәргәннәр. Перонья елгасының сул ягында тагын 2 зур чокыр бар. Аларның берсе Чәпчирмә, икенчесе Марҗа инеше. “Чәпчирмә” чувашчадан “коры чокыр” дигәнне аңлата. Анда, чынлап та, чишмәләр юк. Чәпчирмә чокырыннан көнбатыштарак калкулык урында элегрәк көтүчеләр ярышлары оештыра торган булганнар. Озын чыбыркыны кем көчлерәк шартлата, шул кешене үз авылында, Ачасырда көтү көтәргә калдыра торган булганнар. Ачасырдан ерак түгел Келәт чаты урманы бар. Кайчандыр анда, ачлык елларда община кешеләренә бирү өчен саклана торган икмәк амбарлары (келәтләр) булган. Ачасыр тирәсендә урнашкан һәр кырның үз исеме бар, мәсәлән Җәләл чокырыннан Кече Ачасыр чигенә кадәр 80 гектарда Ышна басуы урнашкан, Ышна урманын кисеп ясалган басу. Ә Кирәмәт басуы мәҗүсилектән калган исем. Хәзер дә Кирәмәт тавында адашу очраклары бар, “изгеләр” очраштыра диләр. Ачасырның Кече Алан дигән чокырына каршы текә бер урында өч изге кеше күмелгән диләр. Бабайлар аларның рухларына дога кылалар. Кемнәр алар? Каян килгәннәр? Нигә халык хәтерендә изгеләр булып сакланып калганнар, аны инде тарих хәтерләми. Ачасырның иң көчле инеше Бәйрәшкә төшә торган җир Май тавы дип атала. Ул атама ачасыр кешеләренең масленица бәйрәме вакытында Казанга май чабарга бик күпләр баруыннан калган диләр. Ачасырдан ерак түгел Каркусын кыры бар. Чувшчадан тәрҗемә иткәндә ул “ак балчыклы җирләр” дигәнне аңлата. Чынлап та ул участокта ак балчыклы җир. Май тавы күперендә 1913 елда патша хөкүмәте (Романовлар династиясенең 300 еллыгы хөрмәтенә) биргән акчага таш җәйдерәләр. 1750-1780 нче елларда авыл көчләп чукындыру елларын кичергән. Халык хәтерендә ачуы килгән кешегә “керәшен” дип әйтү хәзер дә сакланган. Хәтта зиратта да “керәшеннәр” өчен аерым урын бүлеп бирелгән. Элекке бабайлар сөйләвенчә, керәшеннәргә җир күбрәк бүлеп бирелгән, аларны Армия хезмәтенә алмаганнар. Революция еллары безнең авылга кагылмаган. Ләкин беренче бөтендөнья сугышында үлеп калучыларны әле хәтерләүчеләр бар. Колхозлаштыру халыкта төрле ризасызлык, каршылык китереп чыгарган. Бер төркем хатын-кызлар колхоз оештыручы активистларны Урысбага авылына кадәр сәнәкләр белән куып төшкәннәр. Кайбер кешеләр кулга алына, “сәнәк сугышлары” бастырыла. Халыкны бастыру өчен тау башына пулемет куела һәм солдат отрядлары кмтерелә. 1932 елгы Архив мәгълүматлары буенча авылда көчләп колхозлашу үткәрелә, мәчетләр җимерелә. 1932 елда авылда 4 еллык мәктәп була. 1931 елда 786 хуҗалык санала һәм авылда 3463 кеше яши. 7 укытучы һәм 500 белемсез (надан) санала. Минемчә, һәрбер кеше үз туган ягын яратадыр. Чөнки һәрбер кешегә туып үскән җире якын. Әлбәттә, һәрбер кеше үз туган җире турында: тарихы, кешеләре, чишмәләре, күлләре, кыры, якында урнашкан башка авыл исемнәре белән кызыксынырга тиеш. Чөнки, кеше үз туган җирен тулысынча белми икән, минемчә, андый кеше үз халкын, җирен хөрмәт итми. Туган җирне сакларга, хөрмәт итәргә кирәк, чөнки минем уйлавымча, туган якны хөрмәт итү һәм саклау – һәр кешенең бурычы.

          Мин  чын күңелемнән туган ягымны яратам, аның гүзәллегенә сокланам. Минем авылымны сөймәслек тә түгел. Ул, минемчә, бөтен дөньяда бер генә.
          Шуңа күрә, үз җирегезне яратыгыз, туган җирегезгә мәхәббәт уяту.
                                                                  Файдаланган чыганаклар:

1) "Безнең гәҗит" (27 июнь, 2007 ел) газетасында Олы Ачасыр авылы укучысы Замалиева Алисә уз авылының тарихын бастырган. 2) «Гасырлардан килгән серләреңне ач син безгә, Ачасыр» исемле китап. Авторы: Касимова 3.X., Яшел Узән- 2004 ел; 3) Каюм Насыйри музеенда да Ачасыр авылы турывда мәгълуматлар куп. 4) Куп кенә мәгълуматлар Олы Ачасыр авылының китапханәсеннән алынды. 5) Сораштыру үткәрелде 2009 елның 15 ноябренда: - Ачасыр авылы кешесе Касимова Зөлфирә Хәйдәровнадан; - Ачасыр авылы кешесе Сибгатуллина Тәнзилә Касимовнадан. 6) «Яшел Узән" газетасы (2005 ел);