Кулланучы:Фасхутдинова Галия Илшат кызы/Галләм Морзаханов


                                            Советлар Союзы Герое, якташыбыз - Морзаханов Галлям Гыймади улы.

Бөек Ватан сугышы соңгы бәрелешләренең гөрелтесе елдан-ел ерагая бара, ләкин бүгенге тыныч таңнар өчен кем алдында бурычлы булуыбыз һәркайчан безнең хәтеребездә. Ул еллар афәте турында махсус кинохроникалар һәм ветераннар сөйләве буенча гына белсәк тә, сугышчыларыбызның батырлыгын онытырга безнең хакыбыз юк .

 Яшел Үзәнлеләр ил белән бергә күтәрелделәр һәм Бөек Ватан сугышының бөтен фронтларында  да үзләрен чын каһарманнар итеп күрсәттеләр. Беренче көннәрдән үк райондашларыбыз хәрби эшелоннар белән фронтка юнәлде.Сугышның беренче ике атнасы эчендә завод цехлары  ярым бушап калдылар. 17 мең ярым якташыбыз Бөек Ватан сугышы кырларында туган илебезне дошманнан  яклады, аларның җиде мең ярымына әйләнеп кайту насыйп  булмады. Ул көннәрдән ерагая барган саен , Җиңү шаһитлары арабызда сирәгәя бара. Аларның исемнәрен искә алганда күңелләрне сагыш катнаш горурлык хисе били. Без илебезгә җиңү алып кайткан яу батырларына да, тылда армый-талмый эшләгәннәргә дә баш иеп рәхмәтебезне белдерәбез.

Бөек Җиңүнең 74 еллыгы... Бик күп сулар аккан, бик күп кышлар-җәйләр узган, чор белән чор алышынган, тик ничек кенә булмасын, без халкыбызның тарихын, үткәнен онытырга тиеш түгелбез. Батырлыклары һәм каһарманнарлыклары өчен меңләгән яшел үзәнлеләр орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. Советлар Союзы Геройлары Степан Михайлович Бендиков, Николай Дмитриевич Волостнов, Иван Михайлович Засорин, Николай Андреевич Катин, Михаил Егорович Колчанов, Галләм Гыймади улы Морзаханов, Иван Андреевич Норкин, Алексей Павлович Панфилов, Хәлил Зиннәтулла улы Хәйруллин- шәһәр һәм районыбызның горурлыгы. Алар арасында минем туганнан туган абыем Советлар Союзы герое Морзаханов Галләм Гыймади улы да бар. Галләм абый 1925 елның 27 мартында Зеленодол районы Татар Наратлысы авылында крестьян гаиләсендә туа. 4 класс тәмамлаганнан соң Галләм абый тракторда эшли башлый. Сугыш башланганда аңа бары 16 яшь тулган була. Аны сугышка беренче көннән үк алмыйлар. 18 яшь тулу белән 1943 елны ул фронтка китә. Имән кебек нык егетне хәрби комиссариат Днепр диңгез флотына десантник буларак җибәрә. 1944 елны июнь аенда ул Белоруссиянең Пинск шәһәрен азат итүдә катнаша. 66 нчы төтен маскировкасы һәм дегазация отряды (Днепропетровск хәрби флотилиясе) строевое матрос Морзаханов 1944 июлендә Белоруссиянең Пинск шәһәре өчен барган сугышларда 5 десант операциясендә катнашкан һәм дошманның 5 ут ноктасын, унлап солдатын юк иткән. Шушы операция барышында Морзаханов һәм аның отрядына зур бурыч куела. Күперне алу һәм безнең гаскәрләр килеп җиткәнче тотып тору. 100 ләгән немец солдатына каршы бары тик 36 кызыл армия солдаты гына тора.Көчләр тигез булмый. Таш коймалар артында фашист гаскәренең 300 якын хәрби техникасы тупланган була, аны ничек тә кулга төшерергә кирәк була. Галләм Гыймади улы үзен куркыныч астына куеп гранаталар атып дошманның утын баса ала. Хәрби техника автопаркы безнекеләр кулына күчә. Бер өлеше хәрби техникаларны саклап калса, икенче өлеше исә күперне яулап алырга ташлана. Күперне кулга төшерү җиңел булмый. 12 тапкыр фашист гаскәрләре каршылык күрсәтә, лэкин алар бирешмиләр. Пинск янында Галләм абый бик нык яралана, шуңа да карамастан ул һөҗүм бару дәверендә коралын кулыннан төшермәгән. 1944 елны сәламәтлеге какшау нәтиҗәсендә ул фронттан демолизацияләнә. 1945 елның 7 мартында күрсәткән батырлыклары өчен аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Сугыштан кайткач Татар Наратлысы авылында колхозда эшли. 1947 елны Рәхилә апа белән матур тормыш кора. 5 уллары, 3 кызлары туа. Хәзерге вакытта 15 оныгы бар.

1950 елдан башлап ул КПСС члены була. Татарстан АССР Югары Советы депутаты булып сайлана. Ленин ордены, Ватан сугышының I дәрәҗә дипломы, медальләре белән бүләкләнә.

Лаеклы ялга чыккач Галлям абый гаиләсе белән Казанга күченеп китә. Безнең дәү әниләргә кунакка еш кайта торган булганнар. Кызганычка каршы 1990 елның 25 маенда Галлям абый 65 яшендә үлеп китә. Аны Казанның Татар зиратында җирлиләр. Геройларыбызның тормышын өйрәнү җиңел түгел. Минемчә, безнең җирлектә туып, күпмедер вакыт яшәгәннән соң, төрле сәбәпләр аркасында читкә киткәнлектән алар турында мәгълүмат каршылыклы. Шуңа күрә дә батырлар язмышын өйрәнү, яңа китаплар бастыру эше тукталмаска, киңрәк масштабта алып барылырга тиеш. Икенчедән, геройларыбызның якты истәлеге һаман саклана. Тумышлары белән Зеленодол районыннан булсалар да, аларны яшәгән, соңгы көннәрен үткәргән, батырлык күрсәткән урыннарда да хәтерлиләр, хөрмәтлиләр. Ә үзебезнең Татар Наратлысы авылында Советлар Союзы Героеның йортына мемориал такта элү безгэ яшь буынга патриотик рух өсти.

                                                            Кулланылган әдәбият:

1.Батырлар китабы-Книга Героев.К.,2000 2.Герои Советского Союза- наши земляки. К.,1984