Кулланучы:Түбән Кама шәһәренең 6 нчы урта мәктәбе/Идрис Багданов – күпкырлы иҗат иясе

Идрис Багданов XX гасыр башында үзенең пьесалары, берничә  әһәмиятле  тәрҗемә әсәре биргән, тарих өлкәсендәге тикшеренүләре белән фән кешеләре арасына кергән күпкырлы иҗат иясе. Замандашларының (артист Касыйм Шамил) сөйләгәннәренә караганда, Идрис Багданов  1886 нчы еллар тирәсендә Сембер губернасы авылларының берсендә туып, тол калган әнисе тәрбиясендә үсә. Әтисе  иртә үлә, ләкин хәлле  кеше булганлыктан бердәнбер улын укытырлык мирас калдыра. Булачак әдип Казанда Учительская школаны тәмамлый, соңыннан  Мәскәү университетының юридик факультетында укый. Ләкин күкрәк   авыруы башланып, укуын  ташларга мәҗбүр  була һәм Троицк якларына кымызга китә. Шунда урнашып, фабрика  хуҗалары  булган Яушевлар конторасына эшкә керә. Аннары бераз Казан газеталарында эшли.

Идрис Багдановның биогорафиясенә кар аган кайбер белешмәләр матбугат битләрендә  дә сакланып калган. Мәсәлән, “Казан мөхбире” газетасы 1906 нчы елның 17нче декабрь санында И. Багдановның гыйльми утырышта  чыгыш ясаячагын хәбәр итә: “ Чәршәмбе көн 20 нче декабрьдә Асаре гатыйка (археология) һәм тарих җәмгыятенең гомуми җыены булачак. Җыенда  Идрис әфәнде Багданов “ Казанның һәм Казан ханнарының тарихы” хакында фәнни моәразат(реферат) укыячак”.Моннан күренгәчә, И. Багданов тарих белән ныклап шөгыльләнгән кеше була.1912 елларга караган архив материаллары  арасында аның квартирында тентү ясалган дигән хәбәр бар.

“Йолдыз”ның 1916 нчы елгы 15 январь санында  басылган бер  мәкаләдән бу газетага язышучылар арасында Идрис Багдановның булганы күренә.

Шагыйрь Ш. Бабич мәгълүм шәхесләргә багышланган , 1916-1917 елларда язылган “ Китабеннас” исемле шигырьләр тезмәсендә мондый юллар бар:

Булса пис, эшләргә үч, бирмәскә көч,

Мин теләрмен, бир Ходай дип, һәр ике Идрискә көч.

Бу Идрисләрнең кем икәнен аңлатып, Ш. Бабич аларның берсе Идрис Хәмиди, икенчесе Идрис Багданов ди.   Шушы искәрмәгә караганда , И. Багданов 1916-1917 елларда актив язучы булган.

И.Багдановның басылып чыккан өч пьесасы билгеле: “Помада мәсьәләсе”(1908), “ Зөләйха  белән Фатима” (1908), “ Югалган хатын”(1909).

Ул берничә бик җитди  әсәр тәрҗемә итеп бастырган: А. Пушкин “Таш кунак”(1908),Л. Толстой “ Корнет Васильев”(1909) һәм “ Крейцерова соната” (1912).И. Багдановның “ Айга сәяхәт” тәрҗемәсен “ Әльислах “газетасы 18908 елгы 38нче санында укучыларга болай тәкъдим итә: “ Бу китап руханилар, гаскариләр вә хәтта бөтен капиталистик стройны бик матур тәнкыйть итәдер. Китапны укып чыгарга һәм үз мәгыйшәтебезгә даир ( тормышыбызга бәйле) тәнкыйтьләрен уйлап  карарга тәусия итәбез”.

Тышкы сылтамалар

үзгәртү
  • Татар пьесалары. Антология Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1987.