Кулланучы:Талипова/Туган авылым.

Туган авылым.

Әлбәттә, һәрбер кешенең туган ягы, туып үскән авылы, шәһәре бар. Ә менә мин әби- бабаларым туып үсеп, шушында гомер буе яшәгән, хезмәт иткән авылым - Дүрт- Мунча турында бәян итәрмен. Бу авылда минем әтием туып үскән. Аның балачагы, үсмер еллары шушы як белән бәйле. Бүгенге көндә монда төп нигездә минем бабам- Мансур бабай яши. Кызганычка каршы әбием –Фатыйма безнең арабызда юк. Бабамның сөйләве буенча, Дүрт-Мунча авылы борынгыдан килгән.Монда ул вакытта 4 кенә өйле кешеләр яшәгән. Кайбер чыганакларда ул мунча дип тә әйтелгән. Шуннан шушы исем белән- Дүрт- Мунча дип халык теленә кереп калган. Авыл тирәли матур, төз наратлары белән куе урманнар, киң, уңдырышлы басу- кырлар, хәтфә болыннар, ул болыннардагы күз явын алырлык матурлык башка бер кайда да юктыр. Бу гүзәллек җәй көне булса, кышның, язның, көзнең дә үзенә күрә яме бар авылымда. Су буйлары, инеш- чишмәләре, язның беренче чәчкәләре, көтүлекләр, җиләкле аланнар барсы – барсы да миңа бик якын шул. Һәр елны мин җәй көннәрендә авылга кайтам. Бабамның йорт- каралты эшләрендә бик булышам. Бакча эшләрендә, мал- туарны карарга, аларны тәрбияләргә теләгем зур минем. Аннан соң без бергә бабай белән җиләк, гөмбә җыярга барабыз, авыл мунчасына яшь себерке әзерләргә дә җитешәм. Кыскасы, авыл тормышының һәр бер мәшәкате таныш миңа. Көтүченең чыбыркы шартлатып, көтү куып китүе дә , авыл хезмәтчәннәренең иртән иртүк трактор гөрелтесен кабызып, басу-кырларга ашыгулары, күрше- күләннәрнең гадәттәгечә көндәлек эшкә кереп китүләре барсы бергә чын авыл тормышын чагылдырган бер матур мизгел дип әйтер идем.

       Язучы Рәфкать Кәраминең дә “Авылым таңнары” исемле шигыре  мин дә тагын бер кат туган җиргә, авылга, тирә якка карата ихтирам уятты. 

Су өстендә акчарлаклар, Ак томаннары. Сихерлидер көн дә мине Авылым таңнары ... Әрәмәдә җилгә сөйли Таллар моңнарын. Якты юлга алып бара Авылым таңнары. Бергә үтик, туган авылым, Гомер юлларын. Аның шигырендә дә гүзәл табигатьнең сихрилеге, ак томаннары, яшел басу- кырлары, ал таңнары, зәңгәр күк йөзе, су буендагы акчарлаклар, бөдрә таллар чын барлыкны күрсәтеп торучы шаһитләр дип әйтер идем. Тирән эчтәлек белән сугарылган бу шигъри юллар күңелләргә ямь, дәрт өсти. Туган авылга кайтырга, анда булырга көч бирә. Автор белән килешмичә булмый. Бу шигырь мине тагын бер кат авылыма, бабам янына, авылым халкына алып кайткан кебек булды. Тел дәресләрендә укытучыларыбыз белән авыл, туган җир, шәһәр тормышы, Татарстан җиребез, әйләнә- тирә мохит темаларына төрле иҗади эшләр эшлибез.Шигырьләр, иншалар, хикәяләр язабыз. Бүген мин сезнең игътибарга үзем язып караган шигъри юлларымны тәгъдим итәм. Таң ата бугай, Офыкта ал кояш күренә, Сузып кына баһадирдай Таң әтәче кычкыра – Кикрикүк, кикрикүк, кикрикүк, Әнә югары очтан Сыер көтүе күренә. Чыбыркысын шартлатып, Көтүчесе йөгерә. Сүземне йомгаклап, Рәфкать Кәраминең изге туган җир турындагы юллар белән әйтәсем килә: “Юкка гына әйтмәгәннәр: малын җыйган җиде ел елар, иленнән аерылган- гомер буе. Дөнья киң. Адәм баласы йөремсәк.Ул кай тарафка гына барып чыкмый. Әмма ул һәрчак кендек каны тамган җирен- изге туган ягын сагынып кайта. Чөнки аның бәхете- туган илендә, туган җирендә”.(Вәлиев Аяз)