Полянка авылының тарихы. үзгәртү

Спасс районы Полянка авылы борынгы Болгар шәһәреннән 20 км ераклыкта урнашкан.Аның тарихы 16 нчы гасыр азагы, патша Борис Годунов идарә иткән чорга туры килә. Полянка авылы үзе Тәтеш шәһәре территориясе чикләрен билгеләгәндә үк нигезләнгәне ачыкланган.

Россиядә Лихачевлар нәселе тарихы 1426 нчы елдан бирле билгеле .Бу елда, бөек князь Василий Темномга Польшадан хезмәт итү максаты белән, Лиховец Богуслав улы Олег килгән. Чукындырылгач, аның исеме Алексей Лихач булган һәм аңа җир биләмәсе бирелә. Бу нәсел алга таба Лихачевлар фамилиясенең танылуына ирешәләр һәм бу нәсел россия пристолына тарих дәверендә наместниклар, стольниклар һәм башка чиннарда хезмәт итәләр. Аларга шуның өчен җир биләмәләре, грамоталар бирелә. Бу нәселнең борынгы нәсел гербы булган. Гербта алар нәселенә караган тамгалар булган.

Тагын шундый легенда яшәп килә. Имештер, безнең авыл качкын каторжниклар тарафыннан барлыкка килгән. Бу урын бик уңайлы: калын урман һәм якында елга. Әкренләп авыл үсә барган һәм полянка сүзеннән авылның исеме дә барлыкка килгән “Полянки”. Ул чорларда бу авыл тыныч яшәмәгән,еш сугышулар булган, үтерүләргә дә барып җиткән очраклар билгеле. Авылга кергән җирдәге биеклектә кара тәре куелган булган һәм килүче- китүчеләргә бу авылның тыныч түгеллеген искәрткән.
17 нче гасырга караган авылның төп күренеше Лихачевлар чорына туры килгән. Лихачевлар утары авылның уртасында, Иделнең уң ягында урнашкан булган. Яз көне, ташу вакытында, су бакча янына килеп җиткән һәм матур Идел киңлекләре җәелеп яткан.
1774 нче елда Полянка авылындагы утар Пугачевлар яндыруына дучар була. Өй белән бергә Логин Иванович Лихачев туплаган китапханәсе янып, юкка чыга. Бу вакытта ул үзе өйдә булмый, аның хезмәтче крестьяннары гаиләсен коткарып калалар.

Соңрак ике катлы колонналар белән бизәлгән матур йорт төзелгән. Бу инде 18 нче гасырга караган утар була һәм бернәрсәсе белән дә иске утарны хәтерләтми. Шул ук урынга төзелгән һәм ерактан ук күренеп торган. Тарихтан билгеле булганча , бу утар нәселдән нәселгә күчә барган. Лихачев нәселенең кайберләре бу утарны баеткан, кемдер ярлылануына китергән. Лихачев нәселеннән Россия дәүләтенең тарих үсешенә һәм мәдәният үсешенә бик зур өлеш кертүчеләр: Лихачев Федор улы Иван , Лихачев Логин улы Александр , Лихачев Иван улы Логин һәм Лихачев Федор улы Андрей. Лихачев Федор улы Андрей безнең республикада аеруча билгеле.

Революция елларында Лихачевлар утары тагын яндырыла. Бу урын турында хәзерге вакытта Никольск чиркәве генә искә төшерә. Аның янәшәсендә Лихачевлар нәселенең берничә каберлеге бар.

Хәзерге көндә бу чиркәү христианнарга хезмәт итә һәм бу эштә отец Евгенийның хезмәтләре бик мактаулы.

Чыганаклар:

  • Лихачевы // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона : в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.
  • История Рязанского края: Лихачёвы.