Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан көннәрдә, әнием белән бергәләп, гаилә альбомын карап утырабыз. Аклы-каралы фотолар арасыннан саргаеп беткән газета килеп чыкты. 1977нче елгы “Якты юл” газетасының 11 нче август саны. Газетадагы “Гади кешеләр” язмасын бер тында укып чыктым. Бу мәкалә минем карт әбием һәм карт бабам турында. Гади генә кеше булдылармы икән соң алар?! Тормышның кеше күрмәгән авырлыкларын күрер өчен гади генә йөрәкле булу кирәк микән?! Чыннан да, минем бабам, Ямалов Йосыф Камалетдин улы, түрә дә, рәис тә булмаган. Ә гади җир кешесе булган. 40 елга якын туган авылында тракторчы булып эшләгән. Үз гомерендә күпме авырлыклар күрергә, күпме сынаулар үтәргә туры килгән аңа. Ләкин ул язмышның ачы җилләренә бирешмәгән, сынмаган, сыгылмаган. Бабам 1924 нче елның 19 августында Ташкичү авылында баш бала булып дөньяга килә. Балачагы туган авылында үтә.Мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1939 нчы елның кышында, 15 яше дә тулмаган егетне Чаллыга тракторчылар курсына укырга җибәрәләр. Авылга кайтып, колхозда эшли башлый ул. Ләкин тыныч тормышта озак эшләргә насыйп булмый. Бөек Ватан сугышы башлана.

         Аның сугыш вакытында күргән-кичергәннәрен әнием  бер дәфтәргә язып барган. Шул язмаларны укып, бабамның сугыш вакытында кичергәннәрен күзалларга тырышам.  1942 нче елның 16 сентябрендә аны армиягә алалар. Әтисе Камалетдин аны Чаллы хәрби комиссариатына  илтеп куя. Бабамны һәм аның кебек яп-яшь егетләрне, поездга утыртып,  Тула шәһәренә җибәрәләр. Анда килеп җиткәч, атаклы “Тула самовар заводы”нда бер кич кундыралар. Ә иртән, хәрби частька китереп, хәрби кием киендерәләр. Шуннан соң җәяүләп Дон юнәлеше буенча сугышка җибәрәләр. Дон елгасын бик авырлык белән кичеп чыга алар.Немецлар күперләрне шартлаталар. Тирә-якта коточкыч мәшхәр. Ул күпер аша чыккандагы мәхшәрне күреп, йөрәкләр калтырый иде,  дип язган бабам.
   Дон елгасын кичеп чыкканнан соң, аларны Белгород юнәлеше буенча сугышка  җибәрәләр.  Биредә фашистларга каршы көн-төн сугышалар. Немецларны юк итүдә ул да үзеннән зур өлеш кертә: бер иптәше белән дошмантанкын ягулык сибеп яндыралар. Танктан чыгучы фашистларны ата баралар. Ләкин дошман  чигенергә уйламый: торган саен ныграк һөҗүм ясый. 24 ноябрь көнне һөҗүм вакытында ул каты яралана.  “Бер полктан әз генә калдык. Аягымны сөйрәп алыр хәлем юк, кан ага, инде бөтенләйгә шушында ятып калам икән дигән идем. Артиллерия таккан ВАЗиклар безне килеп алдылар”, - дип искә ала бу көннәрне бабам.
Яралыларны якындагы бер авылның санбатына урнаштыралар. Авыл кечкенә, санбат тулы яралылар. Шунда бер тәүлек ятканнан соң, яралыларны 25 машинага төяп(алар 200 ләп була), кире үзебезнең якка -  Балашова шәһәренә алып кайталар. Аягының ярасы озак төзәлә, 5 майга кадәр ул шунда ята.  
       Яралары төзәлгәч,  яңадан сугышка җибәрелә.  1943 ел. 15 июль. Малая Яблоневая роща. Урманны  немец танклары төрле яклап камап алалар,бомбага тоталар. Урман эче канга әйләнә. Биредә ике полк була. Тик бик азына гына исән калырга насыйп була.  Исән калучыларга урманнан чыгарга кушыла. Урманнан чыккач, аларны җыеп алып, Загань дигән шәһәргә китерәләр. Биредә 3 меңләп тоткын. Шунда окоп казыталар. 10 көннән соң,Бобрик шәһәренең кою заводына  шлак чистартырга җибәрәләр. Ашарга басудан кайткан тары, бәрәңгене зур котелларда болгаталар да бирәләр. Бер  генә ризыкка да тоз салмыйлар. Чөнки әз генә тоз капса да, кеше шешенә һәм үлә. Бервакыт аңа бер хохол кызы  тоз бирә. «Икенче көнне күземә үземнең битләрем күренә башлады, эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алдым.7-8 ай шунда тилмерткәннән соң, инде беттем, үлемем шушында икән дип уйладым”,- дип искә ала бабам.Бәхеткә, ул исән кала.
           Аның истәлекләре язылган дәфтәрне укуны дәвам итәм. Бабам кичергән вакыйгалар кино тасмаларыдай күз алдымнан үтә.  “Күпмедер вакыт үткәч, тоткыннарны халыкара комиссия тикшерде. Комиссиядә 6-7 илдән кешеләр утыра. Алар синең бөтен җиреңне бөртекләп тикшерәләр. Дару бирәләр.  Икенче көнне безне, ике кешене, ул вакытта “үлем лагеры” дип йөртелүче Польшаның (ул вакытта Германиянең) Ламбиновице авылы янындагы Ламсдорф (Шталаг 8) лагерына җибәрделәр. Андагы шартлар коточкыч. Ашарга юк. Кием юк. (Әлеге лагерь аша үткән 200 мең тоткынның өчтән бере ачлыктан үлгән). Анда әллә ни озак эшли алмадык.Часовойларның нигәдер борчылганнары сизелә башлады. Алар нишләргә белмиләр. Безне Эльба елгасыннан 20 км эчкәрәк алып керделәр. Җәяү барабыз.  Төннәрен сарайларга кертеп тутыралар, чыксаң, атып үтерәләр.  Соңга таба һәр метр саен бер тоткынны ата башладылар.Аякларымның сызлавына түзәр хәлем юк, бер генә сынык икмәк капсам да хәл керер кебек. Янәшәмдә Украина урысы иде. Ул миңа егылырга ирек бирмәде. Безне Эльба елгасы буена окоп казырга алып килделәр. Көрәк белән җир казу түгел, аякта басып торыр хәл дә юк. Әмма үләсе дә килми. Әнинең,солдатка озатканда, капка баганасына сөялеп: “Улым, мин синең исән-сау кайтуыңны Алладан ялварып сорармын”,-  дигәне күз алдымда тора. 
Часовойлар ачуларыннан нишләргә белми, аякларын атлый алмыйча баручыларны бертуктаусыз ата башладылар. Тиздән часовойлар кача башлады. Арттан  безнекеләр куа  килгәнен аңладык. Алар килгәндә, 28 кеше генә калган идек инде.  11 май көннебезне коткардылар. Бжезины дигән район үзәгенә алып килеп, “действительно был в плену” дигән документ бирделәр. Присяга кабул иткәннән соң, киендереп, үзебезнең якка – Брестка җибәрделәр. Брестта танковый частька механик итеп билгеләделәр. Аннан Минскийга кайтып тагын хезмәт иттем. Кайтырга приказ булды. 1947 елның 27 апрелендә мин туган йортыма әйләнеп кайттым. Әнинең тораташ телсез калуын һич онытасым юк. Чөнки аңа:“1943 нче елның 15 нче июлендә улыгыз батырларча һәлак булды”, - дигән кәгазь китергән булганнар.  Әнинең вакытсыз агарган чәчләре әнә шул көннән башлангандыр да инде. Кайткач, “Улым, синме соң бу?”– дип, кулымны сыйпап утырганын онытасым юк”. Чыннан да, “Хәтер китабы”ның 500 нче битендә Ямалов Йосыф Камалетдин улы үлгәннәр исемлегендә. 
          Авылга кайтып озак юанырга туры килми аңа. 1947 нче елның 5 маенда  бригадир Гайнан тракторга эшкә кереп ала аны. Шул көннән башлап, төпчек улы армия хезмәтеннән кайтканчы, 61 яшенә кадәр тракторда эшли ул. 
Истәлек дәфтәрләрендә анын кайсы урыннарда  булганы, кайда сугышканы турында гына язылган. Ә ул кичергән авырлыклар, газаплар турында  бер сүз дә юк. Сугыш еллары ерагая барган саен, ул елларның коточкыч күренешләре искә төшеп озактелгәли  аның  йөрәген. Әле сугыш вакытында гынамени?!  Сугыштан соңгы елларда да тикшерүгә йөртеп күпме тилмертәләр аның кебек тоткынлыкта булучыларны. Һәр көнне Чаллыга барып билгеләнеп кайтырга кирәк. Юллар юк. Техника юк.  Иртән иртүк җәяүләп чыгып китәргә, кеше йокыдан торганчы, эшкә кайтып җитәргә дә кирәк. 
         Менә шундый авыр шартларда да тормыштан тәм, яшәүдән ямь табып яшәде бабам. Гомере буе җор телле булды. Бала-чага яратты. Әбием Хәят белән 8 бала үстерделәр. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр балаларының, оныкларының кадер-хөрмәтендә яшәде. 

“Мин дөньяга ике тапкыр туган кеше”,- дип әйтергә ярата иде ул. Ирексездән кайсыдыр шагыйрьнең: «Батырлар бит ике тапкыр үлми,

Җирдә алар мәңге балкырлар,” - дигән юллары искә тошә.Бабам кичергәннәрне без, балалары һәм оныклары, бервакытта да онытмыйбыз. Аның белән горурланабыз! Күңелебездә мәңге саклыйбыз!