"Мин - кырмыска!"  

Үрмәкүчләр - куркыныч ерткычлар һәм шул ук вакытта кошлар,амфибияләр,рептилияләр һәм зуррак үрмәкүчләр өчен теләнгән табыш. Ерткычлар алдында үрмәкүч якалаучысыз. Ул йөгереп китәргә һәм качып торырга мөмкин. Менә шул ук кырмыскалар. Зурлыклары белән алар кечкенә үрмәкүчләрне уздырмый, шул ук вакытта алар тешлиләр, кырмыска кислотасын чәчәләр, кирәк вакытта үзләренә булышырга чакыралар. Шуңа күрә кырмыскаларны ашаучылар аз. Аларны кабатлаучылар – 200гә якын үрмәкүч Myrmarachne һәм Salticidae гаиләлеге бар. Бу көндезге хайваннар, ирекле аучылар. Гадәти үрмәкүчләр тышкы ягы белән кырмыскаларга охшаган. Мирмарханнар кырмыска фигурасы булдырганнар - озынча тән, юка гәүдә. Ләкин аларның ике типик үрмәкүчкә хас билгесе бар, ул сигез аяк(алты урынына кырмысканыкы кебек) һәм антена. Бәхеткә каршы, тышкы җитезсезлекләре исә, дөрес тәртипләре белән алмашына. Без күбебез үзебезнең якыннарбызны йөреше буенча таныйбыз, болар да кырмыска кебек йөреп китә ала. Искәрмә түгел, ерткычлар бу билгеләргә тәэсир итә. Мирмарханнар йөреше турында күбрәк Корнеллеск университеты профессоры Рональд Хоя(Ronald R.Hoy) җитәкчелеге астында өйрәнәләр һәм кызыксыналар. Алар М.formicariaм үрмәкүчләре һәм Formica төре кырмыскалары белән эшләгәннәр һәм өч сикерүчеләр төрен билгеләгәннәр - Salticus scenicus. Sitticus sp. Һәм Phidippus audx. Башта галимнәр хайваннарның йөрешләрен баскычлап өйрәнгәннәр, моны күрер өчен алар видеога минутына бер мең кадрга кадәр төшергәннәр һәм шуны акрын тизлек белән карап кеше күзе күрә алмый торган детальләрне күрә алганнар. Гадәти үрмәкүчләр үзләренең сигез аякларында үрмәлиләр. Кырмыскалар алты аякта йөгерәләр, шул ук вакытта йөргәндә даими антеналарын төшерәләр һәм М. Formicaria сигез аягында түшләрен селки-селки йөри,кырмыскага охшатып, ләкин кайвакыт тиз генә туктап, алгы аякларын күтәрә һәм антена ясый. Тукталыш ярты секунд тирәсе сузыла, моны төшерелгән видеодан әкрен тизлек белән карап була һәм ул бездә иллюзия барлыкка китерә, безнең янында сигез аяклы, пар антеналы җәнлек торган кебек була. Бу вакытта кырмыскага охшар өчен үрмәкүчләр бик күп көч түккәнәр, шундый бөҗәкләр бар: сикерүче үрмәкүчләргә охшарга тырышалар. Бу көя күбәләге Вrenthia coronigera утырганда үрмәкүч кебек утыра,алгы канатларын күтәрә, арткыларын бора һәм таплар күрсәтә, бу таплар үрмәкүчнең күзенә охшаган. Чәчәк аша үткәндә, алар сикерүче үрмәкүчләр кебек сикерәләр. Кешене генә түгел, бу күбәләкләр ерткыч үрмәкүчләрне дә ялганлый алалар. Үрмәкүчнең тиресе, бик мөһим. Аларның тапларын бетерсәң – ашап бетерәчәкләр һәм бернинди сикерүләр дә булышмаячак. Автор: Наталья Резник “Троицкий вариант” №4(248). 27 февраля 2018года Әдәбият: 1 Nelson X.J.. Card A.Locomotory mimicry in ant-like spiders// Behav. Ecol.. 2016.27.700-707 2 Shamble P.S.. Hoy R.R.. Choen I.. Beatus T.Walking like an ant: a quantitative and experimental approach to understanding locomotor mimiery in the jumping spider Myrmarachne formicaria// Proc. R. Soc. B. 2017. 284: 20170308 3 SI Video S4 from Walking like an ant: a quantitative and experimental approach to understanding locomotor mimicry in the jumping spider Myrmarachne formicaria 4 Wang M-Y.. Vasas V.. Chittka L.. Yen S-H. Sheep in wolf s clothing: multicomponent traits enhance the success of mimicry in spider-mimicking moths// Animal.. Behavior 2017. 127. 219 224.