Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме
Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме
«Мин татарча сөйләшәм» акциясе
«Мин татарча сөйләшәм» акциясе
«Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы
«Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы
Электрон сертификат
«Татар 4.0» проектының
2019 нчы елгы этабында
катнашкан кулланучы бу.
Афәрин!

Биеш урта мәктәбе- Россия Федерациясе Татарстан Республикасы Апас муниципаль  районы Биеш авылында урнашкан  белем йорты.

16 нчы гасырга кадәр Биеш авылында мәктәп булмый. Авыл кешеләре укый, яза белмәгәннәр. 1904 нче елда язуга, укуга, санауга өйрәтә торган 2 еллык чиркәү мәктәбе оештырыла. Азат Сункишев “Апастовская историко-краеведческая энөиклопедия: памятники археологии, истории, культуры, водные и другие объекты. Том 1.- Казань: Республиканский центр мониторинга качества образования, 2013.-стр.40 http://www.ite.antat.ru/articles/punkt_b/b144.htm

4 малай һәм ике кызны  укырга, язарга  поп һәм дьяк өйрәтә. Малайларның исемнәре билгеле түгел, кызлар-Варя һәм Александра исемле була. Аннан соң бу мәктәп 3 еллык дөньяви белем бирү мәктәбе  итеп үзгәртелә. Математика һәм рус теле өйрәтелә. Мәктәпкә кайбер ярлы балалары да йөри башлый. Бу чорда  мәктәп эшчәнлеге  Биеш авылы  помещигы Шуркин Александр кызы  белән бәйле.

1912 елда яңа укытучылар булып ирле-хатынлы Лаврентьевлар килә. Мәктәпнең 12 кв.м. мәйданлы кечкенә бер бүлмәсендә яшиләр. Белем бирү белән беррәттән, авыл халкы арасында наданлыкны бетерү өчен бик күп эшләр башкарырга туры килә. Театр, укый-яза белмәгән авыл кешеләре өчен ликбез оештырыла. Бу эштә мәктәпне тәмамлаган яшьләр да читтә калмый. Шул укучыларның берсе- хәрби журналист, контр-адмирал Золин Иван Иванович була.

http://tatfrontu.ru/person/zolin-ivan-ivanovich

1930 нчы еллар башында Мәгариф наркомы Анатолий Луначарский тәкъдиме буенча мәктәп 4 еллык башлангыч мәктәпкә әйләндерелә.Бу елларда мәктәпне авылның хөрмәтле кешесе Телишев Петр Павлович җитәкли. 1940 нчы еллар башында мәктәп коллективы махсус педагогик белемле укытучылар белән тулылана. А.С. Солдатова, П.В. Шатунова , Е.В.Матвеева , А.С. Ярцева кебек укытучылар балаларны белемле итүдә зур тырышлык куя. 1950 нче елда мәктәп 7 еллыкка әйләнә. Аның директоры итеп Игнатьев Алексей Дмитриевич куела. Мәктәп коллективы 7 укытучыдан тора. Укыту урынбасары, химия, биология укытучысы- Денисов Павел Николай улы, математик – Магина Анастасия Петр кызы, телче – Машина Александра Яков кызы, география укытучысы – Денисова Зинаида Кирилл кызы, физика укытучысы – Съемщикова Зинаида Александр кызы, немец теле мөгаллиме – Игнатьева Мария Павел кызы, хезмәт һәм физик тәрбия укытучысы– Курбатов Пётр Степан улы (Бөек Ватан сугышында катнаша, сугыш һәм хезмәт ветераны) була. Бу чорда мәктәпкә рус телен өйрәнергә дип Каратун, Дәүләки, Болын Балыкчы авылы балалары йөри башлый. 1965 нче елда мәктәп сигезеллык буларак санала башлый.Директоры итеп Денисов Павел Николаевич, укыту эшләре буенча директор урынбасары итеп Машина Александра Яков кызы билгеләнә. Коллектив яшь укытучылар белән тулылана. Математиканы Д.Я Сибгатуллина, М.Ф Гурьянова, тарихны – С.П.Губанова, рус телен – Л.В.; Колсанова,башлангыч сыйныфларны – Н.А.Блохина, биологияне – З.А. Гимадиева укыта. 1986 нчы елда мәктәпне Зиннатуллин Рәис Вәкил улы җитәкли .Укыту эшләре буенча директор урынбасары итеп Машина Александра Яков кызы билгеләнә.

1989 елдан 2005 елга кадәр мәктәпне Губанова Светлана Петр кызы эшли. 1995 елда яңа мәктәп нигезенә фундамент салына. 1997 нче елның 1 сентябрендә  яңа урта  мәктәп  186 укучыны кабул итә. Мәктәп ачылышына якташыбыз, балалар шагыйре Шәүкәт Галиев,Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура министры, Биеш авылында туып-үскән Николай Дмитриевич Денисов (http://runetbook.ru/catalog/denisov-nikolay-dmitrievich)

Апас районы хакимият башлыгы Ә.К.Садретдинов, Апас мәгариф бүлеге мөдире Илгизәр Гыйльфанов килә. 1999 елда 12 укучыдан торган 1 нче чыгарылыш була. 2006 нчы елдан 2011 нче елга кадәр Биеш мәктәбенең директоры булып Курамшин Фаил Госман улы санала.2011 нче елдан хәзерге көнгә кадәр мәктәпне Замдиханов Зөфәр Алимҗан улы җитәкли. http://bishewo2010.narod.ru/p8aa1.html