Курсабаш авылы тарихы 1657 елларда бу урыннар тоташ каен, чыршы урманнары белән капланган булган. Урман эчендә таулы урыннар булып, тау итәгенән чылтырап чишмә сулары аккан. Бу елгачыкның исеме Курса булып, шушы урманнар эчендәге тау итәгеннән башланган. Курса елгасының тау башына хәзерге Арча районы Му авылыннан ике улы белән Дәрәхи исемле әби күчеп килеп урнашкан. Аларга Йәрмәкә карт та ияргән. Әби улларына урманны кисеп, ашлык чәчү өчен җир әзерләргә кушкан. Йәрмәкә карт каен тузыннан чиләкләр ясап көн иткән. Алар артыннан башка халыклар да күчеп килә башлаган. Бу урыннан бераз читтәрәк, аларга күршеләр булып, марийлар яшәгән. Билгеле, бу вакытта алар дус яшәмәгәннәр, чөнки халык уңайлы территория, җир өчен көрәшкән. Татарлар марийларның мал – туарларын үз җирләреннән куганнар, урлап суйганнар, кимсеткәннәр. Шуннан соң марий халкы бу урынны ташлап киткән. Бу урында кечкенә генә авыл барлыкка килгән. Дәрәхи карчык, Курса суының башлангычы тау итәгендә булганга, авылны Курса дип атаган. Тора – бара авылны Курсабаш дия башлаганнар. Хәзерге көндә авыл тирәсендәге калкулыклар да үткәнне хәтерләтә. Әйтик, “Зәрә” тавы. Анда Дәрәхи карчык гомеренең соәгы көннәренә кадәр яшәгән. Чыннан да, бу тау итәге буйлап суг ага. Ә тау итәге нинди матур! Җәй айларында ямь – яшел чирәмгә күмелә. Әгәр тау итәгенә менсәң, авылның чиксез матурлыгын күрәсең. Кичләрен хезмәт сөюче авыл яшьләре ял итәргә, уенга чыгалар. Тауның исеме авылыбызны оештыручы кыю, батыр йөрәкле Дәрәхи карчык исеменә багышлана. Дәрәхи исеменнән тау исеме “Зәрә” булып кына кала. Йәрмәкә карт та үзенең онытылмаслык имсемен калдыра. Ул урманнар чистарткан урыннардан колхозыбыз мул уңыш ала. Шулай итеп, халык арткан, авыл барлыкка килгән. Ләкин табигатьнең байлыгы күп булса да, халыкның тормышы авыр булган. Илебез тарихында империаистик сугыш – талау сугышы була. Патша Россиясе дә бу сугышка килеп керә. Сугышка эшче – крестьяннарны мәҗбүри алалар. Ил бөлгенелеккә төшә. Шуннан соң 1917 елда Февраль революциясе башланып китә. Тәхеттән патша төшерелсә дә, илдә ике властьтылык хөкем сөрә. Сугышларда чыныккан хезмәт иясе бу сугышларда җиңеп чыкты. 1917 елга кадәр Курсабаш халкы динне аерым йортларда тотсалар, бу елдан соң Авылда халыкны диннән арындыру өчен башлангыч ТУ классы совет мәктәбе ачыла. Бу мәктәп читтән килгән Кадыйров Газизнең йортында урнашкан. Яшь буынны тәрбияләүдә, белем бирүдә Курсабаш авылы кешесе Галимов Муллахан үз хезмәт куйган. Октябрь көннәрендә авылда 170 хуҗалык булып, 1000 җан исәбеннән тигез хокуклы җирсез крестьяннарга җир бирелә. Бу чорда алар игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә. Аннан тыш итек басу, тегүчелек киң җәелә. 1921 еллар халык өчен иң авыр чор була. Илдә корылык, игеннәр уңмый. Халыкның күп өлеше ачлыктан үлә, кайберсе башка төбәкләргә күченеп китә. 1930 ел – хуҗалыклы крестьяннар хөкүмәт тарафыннан чыгарылган караларга кушылып, күмәк хуҗалыкка берләшә башлыйлар. Күп кеше аның асылы нидә икәнен аңламый, шуңа күрә бу процесс тиз генә булмый. Берләшкән күмәк хуҗалыклар: Вильданов Ногман, Галимов Хөзерхан, Вильданов Сәльман, Шакиров Хан, Бәйрәмов Әхмәт, Гаоимов Муллахмәт, Вильданов Нургали, Ситдиков Вәли, Бәдретдинов Гомәр. Колхоз белән җитәкчелек итүдә Вильданов Ногман сайлана. Аннан тыш бу өлкәдә Җиһаншин Мөбәрәкшә, Гайнетдинов Шәймөхәммәт, Дәминов Нәгыйм, Садыйков Салих, Газимәрдәнов Газиз, Сафин Булат кебек кешеләр эшлиләр. Агач сука, агач тырмадан башка кораллар булмаган хуҗалык берләшә. Авыл хуҗалыгы эшләре кул һәм ат көче белән башкарыла. Акрынлап кына техникага күчкән. 1939 ел – Фин сугышы. Бу сугышта безнең авылдан Низамиев Хади һәм Җәләлиев Хуҗәхмәт катнаша. Алар икесе сугыштан исшн – сау кайталар. Ләкин Низамиев Хади гына яраланып, гомерлеккә гарип кала. 1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Курсабаш авылыннан барлыгы 74 кеше катнаша. Тыл хезмәтен иңнәрендә күтәрүче тыл батырлары 45 кеше була. Аларның кайберләре: Сәләхиева Бану, Зарипова Мәүлиха, Хәбирова Корбанбикә, Хәбибуллина Мәгүзә, Шәйхетдинова Мәгүзә, Шәймуллин Нургаян, Шәймуллина Мәгышия, Җиһаншин Тимерша, Ахунҗанова Хәдичә, Газизуллин Габдулла, Миннегалиева Хәҗәрбикә. Шул чорның белемле кешеләре кемнәр соң? Авылда мулла Галимов дигән кеше, аның хатыны Камилә абыстай булган. Шулай ук Вәлиәхмәт абзый, Төхвәтуллинар гаиләсе укымышлы дип саналган. Алар халыкка аң – белем тараткан, дин серләренә төшендергән. Авыл үзенең һәнәрчеләре белән дә дан тоткан. Тегүче, шәл бәйләүче, милли аяк киемнәре читекләр тегү һәм чигү пычкы кайрау, такта чыгару – болар барысы да булган. 1951 елда колхоз эреләндерелә. Курсабаш авылына Өчиле авылы кушыла.Колхоз “Яңа юл” дип атала башлый. Халыкның көнкүреше көннән-көн яхшыра. 1957 елда гына авылда 17 яңа йорт салына, 3 хуҗлыкта мотоцикл була. 25 кешедә тегү машинасы, 90 % радио кертелә, авыл халкы газета-журналларга языла башлый. 1970 елда колхозда төзелеш эшләре киңәеп китә. Колхоз рәисе – Хисмштов Нәфыйк. Авылда яңа кибет, китапханә ачыла. 1974 елда “Радуга” балалар бакчасы ачыла. Балалар саны 12 һәм катнаш группа гына була. Колхоз һәм авыл советы бакчаны җиһазлауда ярдәм күрсәләр. 1991 елда ул тагын да зурайтыла һәм “Кояшкай” дип үзгәртелә. 1992 елдан ике группа эшли башлый. Зурлар 22, кечкенәләр группасы 18 баланы тәшкил итә. Мәгариф тарихына күз салсаң, ир-балалар өчен мәдрәсә эшләгән. Мәдрәсәне Галим мулла салдырган һәм уллары белән бергә ир затларга белем биргән. 1917 елдан чоң авылда җәдитчә уку кертелә. Аны мәдрәсәдә Муллахан мулла укыта. 1927 – 1929 елларда укытучы булып Исхак һәм аның хатыны Хөснурый эшлиләр. Исхак атлы кеше яңа мәктәп салдырган дигән фаразлар яши. Ул элеккеге май заводы урынында, хәзерге амбар янында урнашкан. Бина эчендә спортзал, ашханә һәм уку бүлмәләре булган. Ләкин мичкә яккан вакытта ялгыш ут чыгып, ул янып беткән. 1986 елда яңа мәктәп салына. Аңа кадәр 1 – 4 класс – мәчеттә, 5 – 7 Керәнне авылында, кайберләре хәзерге Югары Утар балалар йортында, ТБУМда (тулы булмаган урта белем) укыйлар. ТБУМ 1945 елда ябыла һәм анда әти - әнисез калган ятим балалар йорты ачыла. 1949 елда 2 катлы бина булып (аскы каты колхоз канцеляриясе, өске катында класслар) яңа мәктәп салына. 1948 елда мәктәп җидееллык булган. Мәктәп директоры, шул ук вакытта укытучы булып Әнисә Әхкамова килә. 1952 елда мәктәп сигезьелыкка үзгәртелә. 1985- 1986 елларда мшктәп директоры булып Сәләхиева Розалия Заһри кызы эшли башлый. 1987 елда авыл читендә 2 катлы 192 урынлы яңа мәктәп төзелә. Тарих укытучысы Зарипова ДанияЯкуп кызы көче белән 1991 елда мәктәп каршында “Крайны өйрәнү музее” аякка баса. 1995 елның ноябрь енда республика тарафыннан исәпкә алынып таныклык бирелде. Бу музей тарихны, күренекле кешеләрне онытмаска ярдәм итә. Саба районының 5 Советлар Союзы Героеның берсе – Зәки Хәбибуллин Курсабаш авыл җирлегеннән, Югары Утар авылыннан.