Кулланучы:Айзирә/Сәхнәбезнең йөзек кашы
Бу мәкаләне Рафил Сәгъдуллин мәкаләсе белән берләштерергә тәкъдим ителә Сәбәпләр һәм бәхәс Википедия:Берләштерүгә сәхифәсендә.
Бәхәс бер атна бара (шулай ук озаграк була ала). Бәхәс башланган көн – 14.04.2019. |
Әлеге мәкаләдә мәгълүмат чыганаклары күрсәтелмәгән. Мәгълүматны тикшерү җиңел булырга тиеш, башка очракта ул, шик астына куелып, бетерелергә мөмкин.
Сез, мәкаләне төзәтеп, абруйлы чыганакларга сылтамалар куя аласыз. |
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Әлеге мәкалә/бүлек төптән үзгәртүне таләп итә. Бу калып мәкаләдә/бүлектә күрсәтелгән җитешсезлекләрне мәкаләләр язу кагыйдәләре таләпләре буенча төзәтү зарур.
Өстәмә мәгълүмат өчен, мәкаләнең бәхәс битен карагыз. |
“Театр яктылыкка,нурга илтә” дип язды күренкле әдибебез Габдулла Тукай. Хәзерге вакытта театр әле ул милләтне саклап калу өчен дә кирәк. Әйе,бүгенге техника, компютер заманында театр читтә калды, театр йөрүчеләрнең саны күзгә күренеп кимеде. Бары тик газета –журнал редакцияләрендә, театрларда гына татар мохиты, татар теле хакимлек итә кебек. Яр Чаллы Дәүләт драма театры нда эшләүче Татарстанның атказанган артисты Рафил Сәгъдуллин салкын кышта туган булуына карамастан, ул үзе нечкә күңелле, хисле кеше. Аның иҗат юлы Кәрим Тинчурин театрында башланып китә.1990 нчы елда аны Чаллы татар дәүләт театрына эшкә чакырыла. Ул вакыттан келлар узды.Хәзер ул театрда әйдәп баручы артистларның берсе. Хәтта аның өчен куелган махсус спектаклҗләр дә бар.Ул үзенең хезмәттәшләрен хөрмәт итә, аларга ышана. 20 елдан артык театр сәхнәсеннән төшмәгән “Корт” спектаклен халкыбыз бөтен төбәкләрдә дә яратып карый. Әлеге уңышта режиссер белән Рафил Сәгъдуллинның да роле гаять зур. Биредә ул 39 яшлек буйдак авыл егете ролен уйный. Хәйләсез, ихлас авыл егетен бик оста башкара.
Рафил Сәгъдуллин төп геройның кешелекле якларын ачуны күздә тота һәм моңа ирешә дә. Мольер әсәре буенч а куелган “Саран”комедиясендә дә артист искиткеч итеп саранлыкның эталоны булган Гарпагон ролен башкара.Күбесенчә уңай ролләр башкарса да, артистның бу рольне башкаруы күңелгә кереп калды. Артистка яңа рольне башкарганчы, һәрбер эш-хәрәкәтен контрольдә тотарга, образны яратырга, геройның кабыгына төренеп уйнарга кирәк. Шулай булмаганда, Рафил Сәгъдуллин саранның чын йөзен ачып бирү өчен, хәтта тышкы кыяфәтенә кадәр үзгәртә. Беренче карауда ук ул бар нәрсәне оясына ташучы әрләнне хәтерләтә.Тамашачы, артистның сүзләрен ишеткәнче үк, аның нинди кеше икәнен аңлап ала. Н. Гогольнең “Өйләнү” әсәре буенча куелган спекталендә Подколесин роле-Рафил Сәгъдуллинның иң яратып уйный торган роле дип атарга була.Бу әсәр көлкеле булса да, кеше хисләрен ачуны максат итеп куя. Ә артист уйнаган героеның психологик халәтен, аның каршылыклардан торган эчке дөньясын күрсәтүне алгы планга куя.Һәм шуның белән максатына ирешә дә. Рафил Сәгъдуллин кеше кичерешләренең икегә аерылуын, шушы каршылыкның драматизмга якынлыгын күрсәтә... Соңгы елларда бар тамашачыларны үзенә тартып торган артистның тагын бер роле Равил Сабир песасы буенча куелган “Абага алмасы ачы була” спектаклендәге озак еллар паспортсыз яшәгән Насыйбулла карт роле . Айбулат ролен башкарган Фәнис Сәхәбетдиновның үлеме сәбәпле театр репертуарыннан төшеп калуы гына кызганыч. Айгөл Әхмәтгалиева әсәре буенча куелган “Әле кичә иде” спектаклендә ихлас Нургалим роле,”Ай тотылган төндә”, “Тирәкләр җилдә шаулый”спектаклләрендәге рольләре дә искиткеч Рафил Сәгъдуллинның эшчәнлеге хөкүмәт тарыфыннан югары бәяләнде.Насыйбулла карт роле өчен “Тантана” премиясе белән бүләкләнде.Тагын “Таяныч һәм авторитет “ номинациясе лауреаты,”Ел актеры” номинацияләрендә җиңүче.Шәхси тормышына килгәндә,тормыш иптәше Гөлсинә белән Айнур исемле малай үстерделәр.Хәзер инде Алисә исемле оныкларының уңышларына куанып яшиләр. Рафил Сәгъдуллинны ярдәмчел, эчкерсез, ихлас булганлыгы өчен хезмәттәшләре хөрмәт итә, аның белән горурлана.