Уртак бәхет
                                 Төньяк кавказ халык фольклорыннан өзек

Яшәгән, ди,булган, ди, ир белән хатын. Һәм аларның аз да түгел, күп тә түгел унөч уллары туган. Уллары үскәннәр. Әти-әниләре улларына киленнәр дә тапканнар, һәм берне генә түгел, унөч туй уздырганнар.

        	Алар гөрләтеп яши башлаганнар.
       	Уллары аталарының боерыкларын үтәгәннәр: кемдер урманда, кемдер өйдә, кемдер болында, кемдер бакчада эшләгән. Барысына да эш җиткән. Барысы да канәгать булган.

Күпме алар шулай яшәгәндер беркемгә дә билгеле түгел. Һәр улның унөчәр уллары туган.

     	 Нәниләр үскәннәр, үскәннәр һәм үсеп тә җиткәннәр. Аларны өйләндерергә вакыт җиткән һәм өйләндергәннәр. Йөз алтмыш тугыз киленне өйгә алып кайтканнар. Бер генә түгел, ә йөз алтмыш тугыз туй уздырганнар.
     	Вакытлар үткәч, яшьләрнең дә унөчәр уллары туган.
     	Карт белән карчыкның йортында санап бетермәслек кеше булган. Өйдә бер авыл халкы хәтле кеше җыелган.
  	  Карт белән карчыкның  бөтен мал-туары булган: кәҗә белән сарыклар, сыер көтүе, атлар көтүе, тавыклар, үрдәкләр бик күп булган.
    	Бөтенесе дә бәхетле яшәгәннәр. Көлү һәм җыр тавышлары өйдә тынып тормаган. Гаилә кешеләре бер-берсе белән бик тату, дус яшәгәннәр, бер-берсенә “минем кояшым” дип эндәшкәннәр. Һәрберсенең тамаклары тук, өсләре бөтен булсын дип тырышканнар, алар бөтенесе бергә бәхетле һәм бай булганнар.
   	 Менә бервакыт бу гаиләгә бәла килгән. Нәрсә бар һәрберсе үзенә күбрәк алып калырга тырышкан, үзләренең кулларына эләккән әйберләрне бер-берсеннән яшерә башлаганнар. Һәрберсе үзләренең балаларын гына ашаталар, иркәлиләр, ә башкаларныкын күрмиләр дә.
     	Гаиләдәге иң олы кеше буларак, аталарының, өйдәге хәлне күреп, борчылудан йөрәге авырта башлый. Үзенең имән урындыгында катып калгандай утыра бирә. Беркем дә аны уйламый, ашатмый, карт хәлсезләнә. Ә хатыны утырып та тора алмый, урынга кала.
    	 Ничектер, яна ел алдыннан әтиләре бөтен гаиләне җыя һәм әйтә:

- Балалар, тыңлагыз, мин сезгә шуны әйтәм: әгәр дә мине яратсагыз, хөрмәт итсәгез, минем үтенечемне үтәгез, бүген берегез дә өйдән чыкмагыз. - Яхшы, без синең үтенечеңне үтибез, беребез дә өйдән чыкмыйбыз, башкаларны да чыгармыйбыз, - диләр.

     	Төнлә күп кенә кар ява. Көн туа башлагач, әтәчләр кычкыра һәм карт та үзенең ятагыннан тора, ишекне ачып, урамга карый. Шул чакта өйдән урманга таба барган эзне күрә...

Гаилә ядкәре

Гаилә ядкәре... Әлеге төшенчә ике генә сүздән торса да, үзе эченә никадәр күп мәгънә сыйдырган. Гаиләнең тарихы, буыннар чылбыры, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре дә чагылыш таба анда. Һәрбер гаиләгә хас булганча, бездә дә кадерләп саклана торган гаилә ядкаре бар. Ул – әбиемнең татар халык милли бизәкләре белән чигелгән күлмәге һәм алъяпкычы. Әбием һәрбер бизәкне үз куллары белән, йөрәк җылысын салып чиккән. Ул аларны киеп кичке уеннарга, Сабантуй, “Каз өмәләренә” барган, шушы күлмәкне киеп үзенең парлы гомерен башлаган. Әбиемнең сөйләве буенча, күлмәкне гел карап, матур бизәкләр өстәп торган. Андагы һәр элемент ислам дине таләпләренә туры китерелеп, һәр бизәкнең үз тарихы, үз мәгънәсе белән аңлата торган иде ул.Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган. Әлеге күлмәкнең кысасы билдән генә, иңгә сыланыбрак тора, ә итәге, киресенчә, киңрәк итеп тегелгән. Аның аскы өлешенә тотылган бала итәкләре күлмәкне тагын да киңрәк һәм җиңелрәк итеп күрсәтә. Борынгырак заманнарда фәкать күкрәкчәле алъяпкычлар гына булса, XX йөз башларында билгә генә бәйләп куела торган, күкрәкчәсез алъяпкычлар да күренә башлый. Әбиемнеке дә татар халык милли бизәкләр белән чигелгән күкрәкчәле алъяпкыч. Мәгълүматлардан күренгәнчә, аны ирләр дә, хатыннар да үз иткән.Казан татарларында, бигрәк тә яшь кияүләр һәм яшь киленнәр өчен ул эш киеме генә түгел, ә көндәлек кием булып та саналган. Ак коленкордан яки кара сатиннан тегелгән алъяпкычларның итәк очын һәм күкрәк өлешен чигеп эшләргә яратканнар. Печән һәм урак вакытларында буй җиткән кызлар һәм яшь киленнәр күлмәк өстеннән чиккән алъяпкыч бәйләп, җиңсә кигәннәр. Ә минем әбиемнән истәлек булып калган алъяпкыч эш акытларында киелмәгән, бары тик иң күңелле, иң истәлекле чараларга гына тотыла торган кадерле кием булып хезмәт иткән. Ул ак тукымага төрле ачык, якты төсле чигү җепләре белән бизәлгән. Бизәкләр арасында роза, артыш, гөлҗимеш чәчәкләрен, миләш тәлгәшләрен күрергә була. Алар бәхет китерүче үсемлекләр булып саналган. Бүгенге көндә дә аларның чәчәк-яфракларын, ботакларын талисман итеп кулланалар. “Кошлар яисә кош мотивлары сары төс белән чигелә, яктылык символын аңлаталар”,- дия иде әбием. Әбиемнең васыяте буенча әлеге ядкарьне без үзебездән соң килгән буынга аңлатып, тапшырып барабыз. Аны төрле тузан – таплардан күз карасыдай саклыйбыз. Минемчә, һәрбер гаиләдә дә шундый истәлекле әйберләр бар. Без аларны саклау рәвешендә берничә бурыч та башкарабыз: татар тарихын, милли киемнәребезне, туган телебезне сакларга, якларга, киләчәк буынга тапшырырга өйрәнәбез.

Безнең гаиләдәге исемнәргә нинди мәгънә салынган?

Татар исемнәре сүзлеге авторы Г.Ф. Саттаров кеше исеме турында: "Кеше исеме – шәхес турында вакыт чикләрен белми торган тарих хәбәрчесе, аның мәңгелек үлемсез ядкаре, хатирәсе”, -дип безгә бик мәгънәле фикерен җиткерә. “Һәрбер ата-ана баласына лаеклы исем кушарга, ә бала шул исемне аклап гомер итәргә бурычлы. “Исем кешегә гомергә бирелә, ул бер генә, һәркем аның чисталыгын, аның ихтирамын сакларга тиеш. Исем ул синең үзең генә дә түгел бит: ул- синең йөзең, ата -анаңның, ыругыңның, нәселеңнең йөзе һәм аларның байрагы. Әти-әнием миңа да бик матур исем биргәннәр. Минем исемем–Фәридә. Гарәпчәдән “бердәнбер, талантлы, тиңдәшсез” дигән мәгънәне аңлата. Мин исемемне акларга тырышам: җырлыйм, биим, мәктәптә уздырылган барлык мәдәни чараларда актив катнашам, дүрткә–бишкә генә укыйм, әти-әнинең уң кулы да мин. Энемнең исеме–Илназ. Ил һәм наз сүзләре кушылып ясалган. Сүзлекләрдә төрек исеме дип бирелә. Исеме кебек үк энем әнигә гел иркәләнергә, үзенә игътибар иткәннәрен ярата. Әтием – Илмир исемле. Илмир – Эльмир дигән гарәп исеменең татарча варианты. Ил белән идарә итүче дигән мәгънәгә ия. Әнием – Динә, гарәпчәдән “дин” сүзе кушылып ясалган хатын – кыз исеме дип аңлатыла. Шулай ук кайбер сүзлекләрдә “пөхтәлек, чисталык яратучы” дигән мәгънәсе дә күрсәтелә. Әниемә әлеге исем бик дөрес кушылган. Ул өебезне чиста, пөхтә тота, мине дә шуңа өйрәтә.. Без гап-гади, тырыш, эшчән яшәүче дус-тату гаилә. Дуслык, татулыкта безнең бөтен көчебез!