Куертылган сөт
Куертылган сөт - билгеле бер су өлеше чыгартылган сыер сөте. Гадәттә сатуда шикәр кушылган татлы куертылган сөт килеш табып була, һәм бүген бу ике термин еш синоним буларак кулланыла. Консервланган татлы куертылган сөт, ачылмаган очракта һич суытылмыйча да еллар дәвамында сакланыла ала. Элек кулланылышта шикәр кушылмаган куертылган сөт продуктларының төрлесе очраса да, аларның тиз бозылуы сәбәпле бүген сирәк табыла. Куертылган сөт дөнья буйлап төрле десертларны әзәрләүдә кулланыла.
Тарих
үзгәртүМарко Полоның үзенең сәфәрләре турында язуларында, татарларның 13 гасырда сөтне куерта алулары белдерелә. Марко Поло белдерүенчә, һәр ир үзе белән 4,5 кг сөт пастасын алып, кирәк булганда аны су белән кушып ашамлык-эчемлек продукт ясый иде. Шулай да чынлыкта бу саф сөт концентраты урынына айран исемле эчемлекне бирүче ферментланган йомшак татар корт булганын уйлап була.
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Condensed milk (ингл.) Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз.
|
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Сгущённое молоко (рус.) Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз.
|