Кружиняна (пол. Kruszyniany) — Польшаның Соколка районында урнашкан ике татар авылының берсе.

Кружиняна
Карта
Ил Польша
Муниципаль район Подлясье воеводалыгы
Район Соколка районы
Координатлар 53°10'43.36"тн, 23°48'49.14"кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Рәсми тел поляк теле
Халык саны 160 кеше
Милли состав татарлар, поляклар
Почта индексы 16-100

Тарих үзгәртү

 
Кружиняна мәчете
 
17 гасыргы Кружиняна татар зираты

Авылны Паркан сугышында патшаны коткарган татар морзасы полковник Самуил Морза Кричовски нигезли, бу урынга аның белән бергә тагын 45 гаилә килеп утыра.

Халкы үзгәртү

Бүгенге көндә биредә 160лап кеше яши, тик инде татарлар милли азчылык булып торалар. Җирле халык беларус-поляк телләре катнаш телендә сөйләшә.

1980 елда авылда 289 яшәгән һәм дин тотучылар арасында 33 кеше үзен мөселман дип әйткән, калганнары йә праваслау, йә католик динендә булган.

Истәлекле урыннары үзгәртү

  • 18 гасыр Кружиняна мәчете (Польшадагы иң иске ике мәчетнең берсе), регистрацион номеры: A-62, 03/11/1960 ел.
  • 17 гасыр Мөселман (татар) зираты - Мицар, регистрацион номеры: A-63, 31.12.1986 ел[1].

Моны да карагыз үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Szlak ekumeniczny wokół zalewu Ozierany, zbudowany w 2006 roku. Ma początek i koniec w Kruszynianach.
  • Rezerwat Nietupa, zwany potocznie `Czarny Roh` (Czarny Róg).
  • Liczne punkty widokowe, m.in. Kosmata Góra.

Искәрмәләр үзгәртү