Косово бәрелеше
Косово бәрелеше яки Косово кырында бәрелеш (сербча Косовска битка яки бој на Косову; төрекчә Kosova Meydan Muharebesi) — 1389 елның 15 июнендә Косово кырында (бүгенге Приштинадан 5 километрда) булган бер яктан Сербия һәм Босния кыйраллыгы гаскәрләре, икенче яктан Госманлы империясенең гаскәре арасында зур канкойгыч бәрелеш.
Косово бәрелеше | |||
Төп низаг: Аурупада Госманлы яулары | |||
миниатюра | |||
Дата | |||
---|---|---|---|
Урын |
Косово кыры | ||
Нәтиҗә |
Төрекләр җиңә | ||
Көндәшләр | |||
| |||
Сәргаскәрләр | |||
| |||
Яклар көчләре | |||
| |||
Югалтулар | |||
| |||
Серб гаскәрен Лазарь Хребелянович, Вук Бранкович һәм бөек воевода Влатко Вукович җитәкләгән.
Госманлы империясенең гаскәрен солтан Мурад I, уллары Якуб һәм Бәязид Елдырым җитәкләгән.
Бәрелештә сугышкан гаскәрләрнең күпчелеге һәлак булган, Сербия гаскәр башлыгы Лазарь әсирлеккә эләккән һәм үтерелгән, солтан Мурад та вафат булган (фаразлавынча Милош Обилич тарафыннан үтерелгән).
Госманлы империясе җиңгәнгә карамастан солтанның гаскәре Андрианопольга тиз генә юнәлгән, чөнки Мурад I һәлак булганнан соң, Госман империясендә чуалышлар башланырга мөмкин булган.
Косово бәрелеше серб милли үзаңында, тарихта, фольклорда зур роль уйный.
Лазарь һәм Милош Обилич православ чиркәвендә әүлия булып хөрмәт ителә.
Нәтиҗә
үзгәртүКосово бәрелешендә барлык диярлек серб аксөякләре һәлак булган, күп корбаннары сәбәпле Госманлы империясенең һөҗүменә каршылык күрсәтү өчен көчләре калмаган. Косово бәрелешеннән соң Сербия үз бәйсезлеген саклаган, ләкин тик 70 ел дәвамында.
1459 елда Госманлы империясенең гаскәре Сербияне тулысынча басып алган.
Сылтамалар
үзгәртү- Чиркович Сима. История сербов. — М.: Весь мир, 2009. — 448 с. — ISBN 978-5-7777-0431-3.
- Листая страницы сербской истории / Е.Ю. Гуськова. — М.: Индрик, 2014. — 368 с. — ISBN 978-5-91674-301-2.
- Владимир Чоровић. Историја Срба. Библиотека Растко. әлеге чыганактан 2012-12-23 архивланды. 2012-12-22 тикшерелгән.
- Димитрије Богдановић. Књига о Косову. Библиотека Растко. әлеге чыганактан 2012-12-23 архивланды. 2012-12-22 тикшерелгән.
- Жељко Фајфрић. Света лоза кнеза Лазара. Библиотека Растко. әлеге чыганактан 2012-12-23 архивланды. 2012-12-22 тикшерелгән.