Коряк таулыгы — Россия Азия өленшенең төньяк-көнчыгышындагы таулык.

Коряк таулыгы
62°30′00″ т. к. 172°00'00" кч. о. (G) (T)
ИлРусия Русия
Мәйдан500 000 км²
Озынлык880 км
Киңлек270 км
Коряк таулыгы (Русия)

Беринг диңгезе яр буенда, Анадыр култыгы һәм Камчатка ярымутравы арасында урнашкан. Озынлыгы 880 км, киңлеге 270 километргача. Биеклек 600—1800 м. Иң биек урыны — Ледяная тавы (2562 м). Кечкенә бозлыклар бар. Нигездә, терриген вә кремнийлы вулканоген токымнардан тора.

Тау битләүләре тундра үсемлекләре белән капланган, эре елгалар үзәннәрендә тирәк, куаклыклар һәм кәрлә эрбет агачы (кедр) урманнары бар.

Файдалы казылмалар: алтын, көмеш, аккургаш, бакыр, полиметалл, молибден, терекөмеш, күкерт, ташкүмер, көрән күмер.