Королдай (рус. Ремез, лат. Remiz pendulinus) — корылдай кошлар гаиләсеннән сайраучы кош.

Корылдай
Сурәт
Халыкара фәнни исем Remiz Яроцкий, Феликс Павел, 1819[1][2][3][…]
Таксономик ранг ыру[1][2][4][…]
Югарырак таксон Корылдай кошлар[d][1]
 Корылдай Викиҗыентыкта

Характеристикасы үзгәртү

Кечкенә кош. Агачларның нечкә кенә ботакларында шуышып йөрүче кечкенә генә кошчык, сырты кызгылт көрән, гәүдәсенең аскы ягы алсу ак. Канатлары, койрыгы көрән. Тамагы ак. Томшык төбеннән күзләре аша кара сызыклар үтә. Ана кошларның төсе тоныграк. Песнәкләрдән гомуми кызгылт төсе һәм алсу корсагы белән аерыла.

Тавышы үзгәртү

Тавышы матур гына: «тчии-сии».

Яшәү рәвеше үзгәртү

Яфраклы урманнарда, су буендагы тугайлыкларда яши. Төрле бөҗәкләр белән туена. Җылы якка китми, бер урыннан икенче урынга күчеп йөри. Бик сирәк очрый. Үлән мамыкларыннан янына оекбашка охшаган оясы нечкә кенә тал ботакларыннан асылынып тора. 4-7 бөртек ак йомырка була.

Әдәбият үзгәртү

  • Э.Ф. Ишбирзин. Башкортостан коштары китабы. Уфа,1986 ел. ИБ №3478 28.693.35 И 90
  • Остапенко В. А. Птицы в вашем доме: Справочное пособие. — М.: Ардания, 1996. - ISBN 5-88666-011-9

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Integrated Taxonomic Information System — 1998.
  2. 2,0 2,1 IOC World Bird List Version 6.3 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.3
  3. World Bird List: IOC World Bird List — 6.4 — IOU, 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.4
  4. IOC World Bird List. Version 7.2 — 2017. — doi:10.14344/IOC.ML.7.2