Колледж-Стейшен

Әмирикә Кушма Штатлары шәһәре

Колледж-Стейшен (ингл. College Station) - Бразос округы үзәгендәге шәһәр, Техас штаты, АКШ. Шәһәрнең ландшафт территориясе 64,91 км² тәшкил итә, аларның сулыклары 0,07 км² (якынча 0,1%) били. 2010 елгы халык санын алу нигезендә, шәһәрдә 94 347 кеше яши. Халык тыгызлыгы 1 455,1 кеше/км² тәшкил итә.

Колледж-Стейшен
Сурәт
Дәүләт  Америка Кушма Штатлары
Административ-территориаль берәмлек Бразориа (округ, Техас)
Территориаль статистик зонасы Bryan–College Station[d]
Хөкүмәт башлыгы John Nichols[d][1]
Халык саны 120 511 (1 апрель 2020)[2]
Су өслеге өлеше 0,3521 процент[3]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 103 ± 1 метр
Кардәш шәһәр Казан
Мәйдан 132,440094 км²[4],
128,507282 км² (1 апрель 2010)[3]
Почта индексы 77840–77845, 77840, 77842, 77843 һәм 77845
Рәсми веб-сайт cstx.gov(ингл.)
Харита сурәте
Хуҗалыклар саны 41 682 ± 984[5]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 25 996
Кеше башына керем 28 008 $[6]
Җирле телефон коды 979
Карта
 Колледж-Стейшен Викиҗыентыкта

Тарих үзгәртү

Стивен Остин әлеге территориягә халыкны җәлеп итә, йортлар төзи башлый. Бистәләр арасында Уильям Джоэл Брайан исемле кеше, Стивенның бертуганы булган. 1866 елда авыл җирлеге Бразос округының административ үзәге ролендә Бунвилл шәһәрен узып китеп, алыштырды. Шул ук елны почта бүлеге ачылды. 1867 елда, гражданнар сугышы аркасында килеп чыккан күп кенә тоткарлыклардан соң, җәмәгатьчелеккә кадәр Хьюстон һәм Үзәк Техас тимер юлы ачыла. Күпмедер вакыт узгач, 1871 елда Брайан шәһәр статусын ала. 1876 елда Техас авыл хуҗалыгы һәм механика көллияте, соңрак Техас университеты A&M ачыла. Акрынлап янәшәдәге көллият кырында Колледж-Стэйшен исемле шәһәр үсә башлый. 1889 елда, илнең калган өлешендәге прогресс белән бергә атлап, Брайан электр уты һәм гидротехник корылмалар ала. 1892 елда Бразос округ судының бишенче бинасы төзелә, ә 1900 елда, гасыр чигендә, шәһәргә халыкара Бөек Төньяк тимер юл төзелә. (ингл. International-Great Northern Railroad).

  1. Шәһәрнең телефон коды-979.
  2. Почта индекслары интервалы — 77840-7845.
  3. FIPS-шәһәр коды-48-15976
  4. GNIS-идентификатор — 1354786[7]

Транспорт системасы үзгәртү

Җәмәгать транспорты үзгәртү

Автобус челтәрләре

The District (элеккеге исеме Brazos Valley Transit Authority) — Колледж-Стейшен агломерациясендә түләүле маршрут автобус системасы. Тукталыш пунктлары, автобуслар расписаниесе юк, билгеле бер урамнар киселешендә автобусларның (сәгатенә бер тапкыр чыга торган) урнашу вакытын күрсәтә; автобуслар маршрутның теләсә кайсы ноктасында «тавыш бирү» буенча туктала. Texas A&M Transportation Services — түләүсез маршрут автобус системасы, Texas A&M University беренче чиратта, студентлар өчен, шулай ук аның хезмәткәрләре һәм укытучылар составы цчен билгеләнгән. Эш графигы уку планы нигезендә үзгәрә: иртәнге 7дән кичке 6га кадәр, семестр дәвамында автобуслар 6-15 минут ара белән йөри, кичке 6дан соң һәм ял көннәрендә сәгать 6га бер тапкыр; каникуллар һәм башка кайбер чорларда төп эш көннәрендә сервис активлыгы кими, ә кич һәм ял көннәрендә — бөтенләй юк. Футбол уеннары көннәрендә автобус системасы җанатарларга park-and-ride хезмәтен тәкъдим итә.[8].

Маршрут таксилары

Җирле аэропорт Easterwood һәм Һьюстон аэропортлары (У. П. Һобби һәм Һьюстон Дж. Кор) арасында йөри.

Аэропорт

Җирле элемтә

Easterwood Airport (CLJ) көньяк-көнбатыш өлешендә, Коллеҗ-Стейшен территориясендә, Texas A&M University кампусы янында урнашкан. Шәһәр һәм Даллас һәм Һьюстон аэропотрлары арасында ташулар алып бара.

Coulter Field (CFD), шәһәрнең көнчыгыш өлешендә урнашкан.

Халыкара элемтә үзгәртү

Шәһәр янында турыдан-туры халыкара элемтә юк, Һьюстон һәм Остин халыкара аэропортлары аша алып барыла:

  • Аэропорт Хьюстон Джордж Буш (IAH) — Колледж-Стейшен үзәгеннән 119 км чамасы.
  • Остин Бергстром (AUS) халыкара аэропорты- Колледж-Стейшен үзәгеннән 137 км чамасы.

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү