Кокшан химия заводыРоссия империясенең 1850 елдан 1925 елга кадәр гамәлдә булган иң эре химик предприятиеләренең берсе. Завод Нократ губернасы Алабуга өязенең Яңа Кокшан бистәсендә К.Я. Ушков тарафыннан нигез салына. Ул хромпик, кислотага чыдам керамика, бакыр һәм тимер купоросы җитештерүдә махсуслашкан. 1925 елда җитештерүне Первоуральскка күчерү белән бәйле рәвештә ябыла.

Кокшан заводы
Татарстан Республикасы Менделеевск районының Яңа Кокшан поселогында Кокшан заводы цехларының берсе хәрабәләре. 2014 елгы фото

Завод тарихы үзгәртү

Завод 1850 елның 28 сентябрендә Нократ губернасы идарәсе рөхсәте нигезендә ачыла. Провинциядә производствоның урнашуы арзанлы эшче көчләр булу һәм җирле базарда конкурентлар продукциясе булмау аркасында аның динамик үсешенә китерә. Инде 1853 елда, ачылганнан соң өч ел узгач, ул үз продукциясен Бөтенроссия сәнәгать күргәзмәсендә күрсәтә һәм җитештерү бүлегеннән ике медаль ала. 1860 елда завод Ирекле икътисад җәмгыятеннән бүләккә лаек була, ә 1865 елда аңа эш кәгазьләрендә дәүләт гербын куллану хокукы бирелә.

1899 елда Дмитрий Менделеев яҙа:

Колчеданны табу күптәннән Уралда Ушков тарафыннан башкарылган, һәм аның Камадагы химия заводының үсеше, әгәр эшкә үҗәтлек һәм белем белән тотынсаң, Россиянең Ерак көнчыгыш өлешләрендә нәрсә эшләргә мөмкин булуын күрсәтә ала. П. К. Ушков Урал колчедасын күккерт кислотасына, аннан ачуташка эшкәртә, һәм хромпикка әйләндереп чыгара торган бик күп хромик тимер кисәген дә эшкәртә. Ушковның Хром заводы, кечкенә күләмнән башланып, хәзерге вакытта бу кыйммәтле буяучы тозның елына дистәләрчә мең пот җитештерүгә кадәр арткан һәм безгә хромпик алып керүне генә юк итеп калмыйча, бу материалны чит илгә чыгаруга да хезмәт итте

— Д.И. Менделеев. "Сочинения"[1].

Шулай итеп, XIX гасырның икенче яртысында Кокшан заводы Россия империясендә иң зур химия заводларының берсе булып кала, һәм хромпик җитештерү ягыннан ул Россиядә иң зуры гына түгел, ә дөнья лидерларының берсе була. Әгәр дә ул оешканчы, Россия сәнәгатьчеләре чит илдән кертелгән немец хромын кулланган булсалар, 1860-70 нче елларда Кокшанда җитештерелгән хромпик Англиягә, Голландиягә һәм Пруссиягә экспортлана[2]. 1868 елда П. К. Ушков Кокшан заводыннан 15 чакрым ераклыкта Бондюг химия заводына нигез сала (безнең көннәрдә "Л. Я. Карпов исемендәге химия заводы" ААҖ), соңыннан ул Кокшан заводын эшкәртү күләмнәре буенча узып китә. Ләкин, Кокшан заводы химия продуктлары базарында алдынгы урынын югалтмый.

Октябрь инкыйлабыннан соң завод милләтләштерелә, ә 1925 елның апрелендә юкка чыгару каралә (Бондюг заводына күчерелгән гончар цехыннан тыш). Эшчеләрнең һәм җиһазларның бер өлеше Первоуральск шәһәрендә химия заводына күчерелә.

Санитар һәм экологик торыш үзгәртү

 
Яңа Кокшан авылындагы Кокшан заводының химик калдыкларының берсе

Завод тирәли әйләнә-тирә мохит торышы һәм анда мәшгуль эшчеләрнең сәламәтлеге замандашларда зур борчу уята. Нократ газеталары хәбәрчеләре билгеләп үткәнчә, Кокшан һәм Бондюг заводлары янында һава агулы газлар белән баетылган, эшкәртелгән суларны елгага төшергәннән соң, аларда балык үлә. Завод хезмәткәрләре арасында үтә югары үлүчеләр һәм авырулар турында мәгълүматлар киң таралган, әмма фабрика күзәтчелеге органнары моңа тиешле игътибар бирмәгән[3]. Производствода реаль санитар хәлне ачыкларга Казан университетының медицина профессоры А. Г. Ге командировкасы мөмкинлек бирде. Үз отчетында ул болай дип язган:

Кызыклы бер факт игътибарны җәлеп итә: хәзерге вакытта Кокшан химия заводының хромкаль бүлеге буенча хезмәттә торучы 164 эшче-нең 11 е генә сау-сәламәт, ягъни 6,6 %, калган 193 кеше, яки 93,4% борын куышлыгының зарарлануы белән газап чигә һәм шактый өлешендә йоткылыкның зарарлануы табыла.

— Ге А.Г. "Поражение носовой полости рабочих, приготовляющих двухромокислое кали"[4]

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Менделеевск районының Яңа Кокшан поселогында элеккечә үк химия производствосы калдыклары саклана. Казан федераль университетының Алабуга институты галимнәре Яңа Кокшанда үткәргән тикшеренүләр нәтиҗәсендә[5], элеккеге завод урынында экологик хәл массакүләм мәгълүмат чараларында киң яктыртыла[6], һәм прокурор тикшерүе башлана. Чүплектәге матдәләрнең 3 класс куркыныч (уртача куркыныч калдыклар) классификациясенә керүе ачыклана. Әйләнә-тирә мохиткә йогынтысы уртача. Бу урында экологик система бозылган, аны торгызу чоры —йогынты чыганагы бетерелгәннән соң кимендә 10 ел. Прокуратура химик калдыклар чүплеген бетерүне һәм җинаятьчеләрне җавапка тартуны таләп итә[7].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Менделеев Д. И. Сочинения. — В 25 т. — Т. 20. Экономические труды. — Л.-М., 1950. — С. 46.
  2. Лукьянов П. М. История химических промыслов и химической промышленности России до конца XIX в. — В 4 т. — Т. 3. — М., 1951. — С. 87-89.
  3. Вятская речь. — 1910 г. — № 158. — С. 3.
  4. Ге А.Г. Поражение носовой полости рабочих, приготовляющих двухромокислое кали // Дневник Казанского общества врачей при Императорском Университете. - 1883. - №2. - С. 28.
  5. А.В. Виноградов. Кокшанский завод сто лет спустя: этнографическое исследование студентов Елабужского института КФУ. әлеге чыганактан 2017-08-21 архивланды. 2016-02-12 тикшерелгән.
  6. «Страшная тайна ушковских миллионов»: сюжет программы «Вести-Татарстан». 2016-02-12 тикшерелгән.
  7. Прокуратура Менделеевского района завершила проверку по факту обнаружения свалки токсичных отходов (ru). Генеральная прокуратура РФ (2014-12-10). әлеге чыганактан 2016-02-24 архивланды. 2016-02-16 тикшерелгән.

Әдәбият үзгәртү

  • Лукьянов, П. М. История химических промыслов и химической промышленности России до конца XIX в. / П. М. Лукьянов. — В 4 т. — Т. 3. М.: Изд-во АН СССР, 1951. — 605 с.
  • Крупский, А. К. О русских химических заводах в их домашней обстановке и внешних обстоятельствах: доклад, представленный Департаменту торговли и мануфактур по поводу Московской и Венской международных выставок А. Крупским, преподавателем Технологического института / А. К. Крупский. — СПб. : Тип. Демакова В., 1873. — 185 с.
  • Менделеев, Д. И. Химическая промышленность / Дмитрий Иванович Менделеев // Фабрично-заводская промышленность и торговля России. — СПб., Типография В. С. Балашова и Ко, 1893. — С. 273—288.
  • Виноградов, А.В.; Петряшин, С.С. Химическая промышленность, окружающая среда и общество российской провинции: случай Кокшанского завода (1850—1917) // Вопросы истории естествознания и техники. — 2018. — №1. — С. 92-118.