Клод Калло
Клод Калло́ (француз телендә: Claude Callot; якынча 1620[5], Нанси — 1687, Вроцлав) — гомеренең күпчелек өлешен Польшада торган француз (лотаринг) живописецы; Речь Посполитаяның өч монархының — Ян II Казимирның, Михаил Корибут Вишневецкийның һәм Ян III Собескийның сарай яны рәссамы.
Җенес | ир-ат[1] |
---|---|
Ватандашлык | Франция |
Туу датасы | 1620[1][2][3] яки 1603[4] |
Туу урыны | Нанси, Герцогство Лотарингия[d] |
Үлем датасы | 21 август 1687[1][4] |
Үлем урыны | Вротслав, Боһемия кыйраллыгы[d], Земли Чешской короны[d], Изге Рум империясе |
Һөнәр төре | рәссам |
Эшчәнлек өлкәсе | живопись[d] |
Башкарган вазыйфа | придворный художник[d] |
Активлык урыны | Рим[1], Италия[1] һәм Польша[1] |
Әсәрләр җыентыгы | Королевский дворец в Варшаве[d], Национальный музей в Варшаве[d], Музей в Вилянуве[d] һәм Национальный музей в Кельце[d] |
Автор буларак авторлык хокуклары халәте | автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d] |
Commons Creator бите | Claude Callot |
Клод Калло Викиҗыентыкта |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртүЛотарингия тумышлы. Мәшһүр гравёр Жак Каллоның энесе булган. Римда 1640 елдан живопись өйрәнгән, 1668 елдан бирле Польшада тора башлаган.
1678—1686 елларда Варшаваның Вилянув районында, король сараеннан ерак түгел художество остаханәсенә ия булган. 1687 елда Вроцлавка күчкән, анда үлгән. Изге Винсент чиркәвендә күмелгән.
Иҗаты
үзгәртүКлод Калло — француз живопись мәктәбе вәкиле. Декоратив сәнгать үсеше чорында Польшада актив эшләгән. Король Ян III Собеский Людовик XIV-тән мисал алып Король живопись остаханәсен барлыкка китерүне башлаган (соңрак ул Польша живопись Академиясенә әверелдереләчәк). Король живопись остаханәсенә башкалардан кала Клод Калло да кергән. Польша корольләре Ян II Казимир, Михаил Корибут һәм Ян III Собеский заказлары буенча эшләгән. Польшада ул күбесенчә дини эчтәлекле картиналар язган. Аның ике картинасы турында мәгълүм: “Баланы тотучы Изге Йосыф Ходай Ата һәм кече фәрештәләр белән” һәм Люблин янында Быхава авылы чиркәвендә “Гайсәне чукындыру” (күчермәләр сакланып калган). Аның эшләре Виланувта король китапханәсен бизи һәм ике тондодан – “Теология аллегориясе” һәм “Фәлсәфә аллегориясе” һәм 16 галим һәм фәйләсуф сурәтеннән тора. Аның күп эшләре абыйсы Жак Каллоның гравюларының киндер тукымага һәм майга чагылышы булган. Хосусан ул аны мәшһүр “Сугыш дәһшәтләре” гравюрасы белән эшләгән.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 RKDartists
- ↑ Claude Callot
- ↑ Claude Callot — OUP, 2006. — ISBN 978-0-19-977378-7
- ↑ 4,0 4,1 Sejm-Wielki.pl — 2002.
- ↑ башка бирелгән мәгълүмат буенча 1603 елда
Әдәбият
үзгәртү- Bénézit E. Callot (Claude) // Dictionnaire critique et documentaire des peintres, sculpteurs, dessinateurs et graveurs de tous les temps et de tous les pays, par un groupe d'écrivains spécialistes français et étrangers : Калып:Lg : in 10 vol. / entièrement refondue, revue et corrigée sous la direction des héritiers de E. Bénézit. — Nouvelle edition. — Paris : Gründ, 1976. — T. 2 : Betto — Chilingovsky. — P. 464. — 728 p. — ISBN 2-7000-0150-8. — Калып:OCLC.
- Bernatowicz A. Callot, Claude / A. Bernatowicz // Allgemeines Künstlerlexikon : die bildenden Künstler aller Zeiten und Völker : Калып:Lg / Saur; [Chefred.: Eberhard Kasten et al.]. — München, Leipzig : Saur, 1997. — Bd. 15 : Bucki — Campagnari. — S. 608. — XV, 695 S. — ISBN 3-598-22740-X. — ISBN 3-598-22755-8 (Bd. 15). — Калып:OCLC.
- Dussieux L. Les artistes français à l'étranger : Калып:Lg : ouvrage couronné par l'Académie des inscriptions et belles-lettres en 1859 / par L. Dussieux. — Troisième ed.. — Paris, Lyon : Lecoffre, 1876. — P. 527–528. — II, 643 p. — Калып:OCLC.
- Micielski G. Callot, Claude / Prof. Dr. Georg Graf Micielski // Allgemeines Lexikon der bildenden Kunstler von der Antike bis zur Gegenwart, begründet von Ulrich Thieme und Felix Becker : unter Mitwirkung von mehr als 300 Fachgelehrten des In- und Auslandes, : Калып:Lg : in 37 Bd. / herausgegeben von Ulrich Thieme. — Leipzig : E. A. Seemann, 1911. — Bd. 5 : Brewer – Carlingen. — S. 405. — 600 S. — Калып:OCLC.
Сылтамалар
үзгәртү- Callot Claude 2014 елның 3 февраль көнендә архивланган.(пол.)