Китап (шигырь)
«Китап» шигыре – Габдулла Тукайның 1909 елда язылган, китапка багышланган шигыре.
Тарих
үзгәртүБеренче тапкыр «Йолдыз» газетасының 1909 ел 3 октябрь (№453) санында басылган, ахырында «22 сентябрь, 1909 сәнә (ел)» дип куелган. Тукайның «Балалар күңеле» китабына кертелгән. (Беренче җөзьә. Казан, «Сабах» көтепханәсе, И.Н. Харитонов матбагасы, 1909 . Ибтидаи мәктәпләр өчен шигырьләр мәҗмугасе).
Әсәр рус балалар шагыйре Николай Позняковның «Книга» дигән шигыреннән файдаланып язылган.[1]
Чыганак
үзгәртү- Габдулла Тукай. Әсәрләр / төзүчеләр һәм редакторлар: Гали Халит, Рашат Гайнанов, Рәис Даутов. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1985. — Т. 1.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Тукай шигырьнең башында үзе моның турында билгеләп куя.